Яшел Үзән районында мотоциклда баручылар юл һәлакәтенә юлыккан
"Урал" мотоциклында барган ир-атлар дуңгыз фермасының тимер капкасына килеп бәрелгән.
Яшел Үзән районында "Урал" мотоциклында ике ир-ат дуңгыз фермасының тимер капкасына килеп бәрелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Һәлакәт кичә кич Протопоповка авылында дуңгыз фермасы янында булган. Һәлакәт аркасында мотоциклда баручыларның сәламәтлегенә зыян килгән: 36 яшьлек ир-атның башы җәрәхәтләнгән, 29 яшьлеге аягын сындырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев