Яшел Үзән районында мототранспорт чаралары игътибар үзәгендә булачак
9 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр "Кар машинасы-2016" профилактик операциясе уздырыла. Әлеге оештырылган бердәм рейдларда Дәүләт техник күзәтчелеге, ЮХИДИ, МЧС, аучылык хезмәтләре катнаша.
Тикшерү барышында машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килү-килмәвенә, кагыйдәләрнең үтәлешенә, техник каралу узу-узмауга, мототранспортка кенәгәсе булу-булмауга игътибар биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев