Яшел Үзән районында боз кичүен ачарга җыеналар
Быел көннәрнең суык торуы сәбәпле, Татарстан елгалары аша боз кичүләрен иртәрәк ачу мөмкинлеге туды. Бу кышта республикада дүрт боз юлы ачачаклар. 16 декабрьдә районыбыздагы Идел елгасы аша Яшел Үзән белән Карамалы Тау арасын тоташтыручы боз кичүенә техник тикшерү уздыру планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев