Яшел Үзән районы укучысы әтисен үтереп, урманда күмеп куйган
Тикшерү барышында 16 яшьлек яшүсмер әтисен күмеп куйган урынны үзе үк күрсәткән.
16 майда кичке сигезләр тирәсендә Кече Ключи авылы янындагы урманлыкта 52 яшьлек яндырылган ир гәүдәсен казып чыгаралар. Үлгән кеше 13 майдан бирле эзләнүдә булган малайның әтисе була. Гәүдәсен тикшерү барышында башы имгәнгән булуы ачыклана.
-Җинаять кылуда үлгән ир-атның улы тоткарлана. Ата белән ул арасындагы дошманлы мөнәсәбәтләр аркасында үтерү килеп чыкканлыгы билгеле, дип хәбәр ителә хокук саклау органнарында.
ТР Тикшерү комитеты үтерү маддәсе буенча җинаять эшен кузгата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев