Яшел Үзән районы Карамалы Тау бистәсендә 13 яшьлек кызны ток сугып үтерә
Бу фаҗига 19 апрель көнне кич була.
Әлеге кыз әнисе һәм аның сөяркәсе белән авыр тормыш шартларында яши. Түләмәгән өчен йортта утны кискән булалар һәм 19 апрель көнне гаиләдәге ир утны үзе электр челтәренә тоташтыра. "Алдан фаразлау буенча, ялангач тимерчыбыклар баланың буе җитәрлек койма һәм утын өемнәре өстендә яткан", - дип хәбәр итә ТР тикшерү комитетының мәгълүмат хезмәте. РФ ҖК 1 бүлек 109 маддәсе (саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча җинаять эше кузгатылган.
Хәзерге вакытта фаҗиганы китереп чыгарган барлык шартларны тикшерү бара. " бу эшне тикшерү барышында, авыр шартларда яшәүче гаиләне электр энергиясез калдыруга юл куйган җитәкчеләрнең эшләренә юридик бәя биреләчәк", - диелә Татарстан пресс - релизында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев