Яшел Үзән районы башлыгы Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый
Беренче Май үзе белән язны, назны алып килә, зур өметләр уята. Бу көндәлек хезмәте белән район һәм шәһәрнең киләчәген төзүче чын хезмәт кешесе көне. Ул элеккеге мәгънәсен бүгенгәчә югалтмаган, Тынычлык һәм Хезмәт бәйрәме. Болар вакытлар күпме генә узуга карамастан үзенең асылын, кыйммәтен югалтмый торган төшенчәләр. Хезмәт төрле буынны һәм төрле...
Беренче Май үзе белән язны, назны алып килә, зур өметләр уята. Бу көндәлек хезмәте белән район һәм шәһәрнең киләчәген төзүче чын хезмәт кешесе көне. Ул элеккеге мәгънәсен бүгенгәчә югалтмаган, Тынычлык һәм Хезмәт бәйрәме. Болар вакытлар күпме генә узуга карамастан үзенең асылын, кыйммәтен югалтмый торган төшенчәләр. Хезмәт төрле буынны һәм төрле фикерле кешеләрне берләштерә. Теләсә кайсы җәмгыять үсешенең нигезендә хезмәт сөючәнлек һәм тырышлык ята. Һәр кеше үзенең эше, тормышны яхшы якка үзгәртергә теләве белән позитив үзгәрешләргә нигез сала.
Һәрберебезнең хезмәтенә ихтыяҗ булып, лаеклы бәяләнсен, шатлык һәм муллык алып килсен. Бу язгы көннәр бәхет-шатлыкларга күмелсен, яхшы кәеф бүләк итсен. Һәрберегезнең йөрәгендә яз булып, күңелендә май чәчәк атсын, ә йортыгызда мәхәббәт патшалык итсен.
Сезгә чын күңелемнән тынычлык, бәхет телим.
Александр Тыгин,
Яшел Үзән муниципаль район башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев