Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин – “Закон территориясе” конкурсы җиңүчеләре арасында

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында "Закон территориясе" республика конкурсына нәтиҗә ясадылар.

Быел конкурсның 35 катнашучысы җиңүче, приз алучы һәм лауреат булды. Җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

"Конкурсның максатына ирешелгән. Татарстанның иминлеген тәэмин итү өчен Эчке эшләр министрлыгы белән хакимият органнары, предприятиеләр, учреждениеләр, оешмаларның үзара тыгыз хезмәттәшлеге булдырылган", - диде ТР Премьер-министры.

ТР Министрлар Кабинеты башлыгы конкурс финалистларын бүләкләде. Беренче урын Чаллы мэры Наил Мәһдиевкә, икенче урын Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре башлыгы Айдар Метшинга, өченче урын Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга бирелде.

"Безнең гади булмаган эшебездә ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт. Без барыбыз да бер кирәкле эшне эшлибез. Бу уртак эшебез республикабызның криминаль планда иң имин төбәкләрнең берсе булып калачагына гарантия булып тора", - дип билгеләде ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин.

Искә төшерәбез, "Закон территориясе" республика конкурсы ТР Эчке эшләр министрлыгы инициативасы белән 2007 елдан уздырыла. Конкурсның максаты - җәмгыятьнең иминлеген һәм яшьләрне хокукый тәрбияләүне тәэмин итүгә өлеш керткән муниципаль берәмлек башлыкларын, предприятие, оешма, уку йортлары җитәкчеләрен һәм гражданнарны бүләкләү.

Конкурс быел гадәттәгечә җиде номинация буенча ике этапта уздырыла, башта республика шәһәрләре һәм районнарында, аннары Казанда.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев