Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин: “Бу миндә бары тик шатлыклы хисләр генә уята!”

Зөя утравындагы Успенье соборының ЮНЕСКО исемлегенә керүе турында хәбәр иткән идек инде. Зөя утравында урнашкан Успение соборының язмышы Польшаның Краков шәһәрендә ЮНЕСКО бө

тендөнья мирасы комитетының 41нче сессиясендә хәл ителде.

Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин сессия эшеннән алган тәэсирләре белән уртаклашты.

-Краков шәһәрендә булган дөньяви вакыйга миндә бары шатлыклы хисләр уята. Безнең өчен бу беренче чиратта җаваплылык, зур йөк, һәм таләпләр өсти. Дөньякүләм мирас исемлегенә керү иң әүвәл без бергә башкарырга тиешле күләмле эш булып тора. Һәм без моны район, Зөя утравы халкына аңлатырга тиешбез. Авыл җирлегендә шушындый уникаль объектның булуы искиткеч. Бу шулай ук югары дөньяви үрнәккә туры килүне дә таләп итә. Бүгенге көндә ял көннәрендә утрауга 5 меңләп турист килә. Минемчә утрауга транспорт белән бару буенча бернинди проблема юк, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты район башлыгы Александр Тыгин.

Әйе, кайчандыр көчкә сулыш алган Зөя утравын бүген танырлык түгел. Ә инде ул чакта аның объекты дөньякүләм дәрәҗәдә билгеле булып, ЮНЕСКО исемелегенә керә дисәләр, бу фикерне чынга ашмастай хыял кебек кенә кабул иткән булыр идек. Республика, район халкын шушындый зур җиңүебез белән котлыйбыз.

Язманың тулы вариантын иртәгә чыга торгна газетаның 1нче битеннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев