Яңа ел - иң яраткан, көтеп алган һәм матур бәйрәмебез. Ул чын-чынлап өмет бәйрәме. Тагын бер тапкыр узып барган елга борылып карыйсы, яшәгән көннәрне бәялисе, нәтиҗә ясыйсы, әйбәтен калдырып, барысына да яңа импульс бирәсе килә. Безнең шәһәр һәм район чәчәк атсын һәм төзекләнсен, икътисад тотрыклы эшләсен, хезмәт хаклары һәм пенсияләр артсын, балаларыбыз һәм оныкларыбыз сәламәт булсын. Тормышыбызның нинди булуы үзебезнең керткән өлешкә һәм тырыш хезмәтебезгә бәйле.
Яңа ел - өмет бәйрәме, барыгызга да теләкләрегезнең тормышка ашуын телим.
Бәхет, сәламәтлек, уңышлар телим! Яңа ел белән!
Александр Тыгин,Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы
Нет комментариев