Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән призларын отучыларның исемнәре билгеле

Призлар исемлегендә каз да булгач, аларны Яңа елга кадәр уйнатырбыз дигән идек.

Әмма ни хикмәт, 2017 елның беренче яртысына «Яшел Үзән»гә язылу турында квитанцияләр салынган конвертлар ел ахырында ява гына бит! Инде квитанцияләрегез килеп бетмәгәндер дип, призлар уйнатуны гыйнварның беренче яртысына калдырдык. Фаразлавыбыз дөрескә чыкты: призлар уйнатасы көнне генә дә Мамадыш-Әкил авылыннан 10 хат алдык. Әмма ни кызганыч, бүләк отучылар арасында бу авылда яшәүчеләр юк.
Ниһаять, җиңүчеләр билгеле.
Бер капчык онны - Олы Ачасыр авылында яшәүче Хәбирҗан Җиһаншин; бер капчык шикәр комын - Карамалы Таудан Г. Хәкимов, «ЭССЕН» кибете карточкасын - Карашәмнән Фәридә Гыйззәтуллина, казны - Айдар авылында гомер итүче Диләрә Солтанова, ә мультиварканы Норлатта көн итүче Халидә Хәйруллина ОТТЫ!
Җиңүчеләрне котлыйбыз! Ә бүләк ота алмаучылар күңелен төшермәсен, атнага ике тапкыр килеп торучы «Яшел Үзән» ничек тә сан саен яхшы кәеф бүләк итәргә тырышыр.
«Яшел Үзән»гә язылу турында квитанцияләргә анализ ясаганда шуңа игътибар иттек: бик күбегез бер «Яшел Үзән»не генә түгел, берничә газета-журналны өйгә яздырып укый. Кризис дип уфтанып, телевизор гына карап утырмыйсыз, афәрин! Менә шундыйлар арасында Кече Шырдан авылында яшәүче 3 мең сумга матбугатка язылган Гөлсинә Сәлахованы, шул ук авылдан Марсель Шәриповны, Норлаттан Хәлимә Абзалованы, Д.Биктаһированы, Л.Гаязиеваны (авыллары язылмаган), Олы Карауҗадан Рабига Хәбибуллинаны, Олы Ачасырдан Әлфинур Миңнуллина һәм Хәбирҗан Җиһаншинны атарга була.
Хөрмәтле газета укучылар! Приз уйнату акциясендә катнашуыгыз өчен мең рәхмәт сезгә! Квитанция янына салынган сәлам хатларыгыз, җылы теләкләрегез өчен дә! Җиңүчеләр призларны эш көнендә редакциягә килеп ала ала. Үзегез белән паспортыгызны алырга онытмагыз. Белешмәләр өчен телефон: 5-68-03.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев