Яшел Үзән пианисты Ник Вуйчичка фортепианода уйнап күрсәтте
19 ноябрьдә Казанда тумышы белән кулсыз һәм аяксыз популяр Австралия спикеры Ник Вуйчич чыгыш ясады. Ул бу программасы белән бөтен илләр буйлап йөри.
Ник Вуйчич шушы искиткеч программасы һәм чыгышлары белән менә нәрсә исбатлый: тормыш - ул көрәш, төп көндәш - үзең, теләгең булса, мөмкин булмаганнарга да ирешеп була.
Очрашу ахырында Ник Вуйчич сәхнәгә тумыштан кул бармакларсыз яшел үзәнле Алексей Романовны сәхнәгә чакырып чыгарып, аңа 6 мең тамашачы каршында фортепианода уйнарга мөмкинлек бирде һәм аңа уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев