Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән газетасы редакциясендә бәйрәм

Бу көннәрдә редакциябездә күңелле вакыйга, сайт редакторыбыз һәм корректор Инзиләбез белән аның сөйгәне Ришатның никах туе булды.

Сезгә гомер буе сандугачтай сайрашып, күгәрчендәй гөрләшеп, бер-берегезне куандырып, бер-берегезгә көн дә бәхет, елмаю бүләк итеп, гомер кичерергә язсын. Никахыгыз имин булсын, җанда булган хис-тойгылар сүрелмәсен.

Котлы булсын никах туегыз,
Уртак булсын сезнең уегыз.
Бәхет чишмәләре мул аксын,
Фәрештәләр сезне сакласын!
Вәгъдәләрне аклап килегез,
Бер-берегезне хөрмәт итегез.
Арагызга кертми ятларны,
Алтын туйга кадәр җитегез!
Өйне ямьләндереп, яңгыратып,
Тәгәрәшеп үссен нәниләр!
Оныкларын сөеп, "җимешләрем" диеп,
Шатлансыннар бабай-әбиләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев