Көн темасы

Яшел Үзән эшмәкәрләре республика проектын өйрәнә (+фото)

Безнең республиканың бар яктан да үрнәк күрсәтүе турында язып торырга да кирәк түгелдер бәлки. Шулай да, язарлык сәбәпләр бар. Төрле проектлар беренчеләрдән булып бездә гамәлгә ашырыла.

Ә Яшел Үзән экспериментлар территориясе булып тора. Мәсәлән, соңгысы - Татарстанда яшәүче картасы. Аны гамәлгә кертү өчен юкка гына безнең шәһәрне сайламаганнар. Чөнки Яшел Үзәндә һәр яңалыкны кабул итә беләләр. Менә шулай, Татарстанда эшмәкәрләр өчен эшли башлаган «Бизнес-класс» белем бирү проектын да Яшел Үзән эшмәкәрләре теләп кабул иткән.

Бу проект үз бизнесын булдырырга теләүчеләр өчен дә, эшмәкәрлекнең ачысын-төчесен татыганнар өчен дә файдалы.
- ТР Икътисад ми­нистрлыгы, «Google» компаниясе һәм «Россия Саклык банкы» ПАО гамәлгә ашыра торган бу Татарстан проекты онлайн-порталдан торган адымлы программа, - дип сөйли бу хакта Яшел Үзән муниципаль районы «Яшел Үзән Инвестиция үзәге» автоном учреждениесе җитәкчесе Рамил Хәлилов. - Ул ярты елга планлаштырылып, ноябрь ахырында аңа йомгак ясалачак. Иң мөһиме - укулар бушлай. Шуңа күрә ул эшмәкәр булырга теләүчеләр өчен дә уңайлы. Рейтинг буенча күп балл җыючыларга остаз билгеләнә һәм ул аны программа тәмамланганчы өйрәтеп бара. Без бу хакта бөтен эшмәкәрләргә дә хәбәр иттек һәм нәтиҗәдә районнан анда 600гә якын кеше катнаша.
Үзгәреп торган заманда үз эшеңне оештыру, аның нечкәлекләренә төшенү, финанс мәсьәләләрен хәл итү җиңел бирелми. Өстәвенә, икътисади кризис шартлары да эшмәкәрләргә аяк чалып тора. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә аларга каршылыклар белән күбрәк очрашырга туры килә. Бу өлкәдә әзер продукцияне сатуга чыгарганчы җитештерү зур чыгымнар таләп итә. Аннан соң алган табышны урнаштыру мәсьәләсе кабыргасы белән килеп баса. Шуңа карамастан, безнең районда бу тармакта үз эшен ачып җибәргән яшь бизнесменнар җитәрлек һәм алар Татарстан яңалыгына теләп кушылган. Шуларның берсе - Рәис Шәрифҗанов. Рәис Шәрифҗанов авылда үзенең фермерлык хуҗалыгын булдырып, яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Яшелчәнең дә төрлесен үстерә. Елына карап, кайсы табыш бирә, кайсы - юк. Мәсәлән, быел көзге иртә яңгырлар бәрәңгенең 30 процентын басуда калдырырга мәҗбүр иткән.
- Мин авылда әти- әниләремнең ничек тырышып эшләвен күреп үстем һәм үз эшемне ачтым, - дип сөйли Рәис Шәрифҗанов.
- Миңа «Инвестиция үзәге»ндә менә шушы проект турында аңлаттылар. Башта мине ул нишләптер җәлеп итмәде, вакытны бушка уздырып йөрү генә дип уйлаган идем. Җәйге вакыт безнең өчен үтә кызу чак бит. Шулай да теркәлдем һәм хәзер үкенмим. Бу укулар миңа яңалык ачты дип әйтә алмасам да, кайбер моментларны ошаттым. Мәсәлән, тест узулар һәм кейслар. Бу программаны мин бары уңай яктан гына бәялим һәм өйрәнгәннәремне кулланмыйча калмам дип уйлыйм.
Олы Яке авылыннан тагын бер эшмәкәр Динар Сабитов менә берничә ел инде җир участогы алып җиләк үстерү белән шөгыльләнә. Аңа эшен җәелдерүгә ТР Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү министрлыгы линиясе буенча - грант, ә ТР Икътисад министрлыгы аша лизинг-грант та бирелгән.
- Миңа Инвестиция үзәгеннән апрель аенда ук шалтыратып, Татарстанда шундый программа гамәлгә ашырылуы турында хәбәр иттеләр, - дип сөйли Динар Сабитов.
- Мин элек сату нигезләреннән алып юнит-икътисадка кадәр өйрәтә торган сайтлар барлыгы турында белми дә идем әле. Студент елларын яңадан искә төшерергә туры килсә дә, мин бу программага бик тиз «кереп киттем». Аның роликлары 5-15 минут бара һәм шуңа күрә ул үзенә тиз җәлеп итә, ялыктырмый. Сораулар бик кызыклы, күп уйларга, анализ ясарга туры килә. Әлбәттә, белемне арттыра. Бигрәк тә ике модульне - базарны өйрәнү һәм сервис белән идарә итүне билгеләргә телим. Базарны өйрәнү лекциясе аша сату нокталарын билгеләү, клиентлар табу һәм конкурентларны җиңү серләренә дә өйрәтәләр. Әлеге укуларны мин шуның кадәр үк кызыклы булыр дип уйламаган идем.
Рамил Хәлилов аңлатуынча, киләчәктә Олы Яке авылында шушы ике фермер катнашында бакча кластеры оештырылачак. Рәис Шәрифҗанов шушы линия буенча ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы делегациясе белән Венгриядә булып, анда җиләк-җимеш үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашып кайткан. Киләчәктә Венгрия партнерлары белән берлектә безнең Татарстанга яраклы җиләк-җимеш игү күздә тотыла. Хәзерге Татарстан программасы аларның киләчәктәге перспективасына яхшы нигез булып тора.
Яшел Үзәндә автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче эшмәкәр - Раил Вафин.
- Минемчә, кеше өлкәнрәк һәм тәҗрибәлерәк булган саен аңа үзен күрсәтү һәм идеяләрен тормышка ашыру шуның кадәр авыррак, - дип сүзен башлады эшмәкәр. - Ярты ел элек мин Интернет аша бизнес үстерү турында мәгълүмат эзләп баш ваттым. Ә инде шундый проект гамәлгә ашырылуы турында ишетеп белгәч, икеләнмичә теркәлдем. Өстәвенә ул бушлай да бит әле. Проектны төзүчеләр үз бизнесыңны алып барганда табышны һәм күрсәтелә торган хезмәт сыйфатын арттыру турында мисаллар белән аңлатып бирә. Мин хәзерге икътисади шартларда эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы җитәкчелеге инициативасын хуплап, шундый проектларның күбрәк булуын теләр идем.
Бу көнгә Раил Вафин «Бизнес-класс» проектының 11 модулен узган. Җыелган баллар соңрак билгеле булачак.
Ноябрь ахырында бу программага йомгак ясалып, иң күп балл җыючыларны Татарстан Президенты үзе билгеләячәк.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яшел Үзән эшмәкәрләре республика проектын өйрәнә (+фото)
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Көн темасы