Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Көн темасы

«Яшел Үзән» балаларын мәктәпкә озатты

Бу көн һәркемгә килә. 1 сентябрьне балалардан бигрәк, әти-әниләр дулкынланып, шул ук вакытта азрак куркып көтеп ала. Чөнки мәгариф системасы елдан-ел үзгәрә, алга китә. Шуңа да күпләр, без ничек кенә укып чыктык икән, диеп үзенең мәктәп елларын искә ала.

Нәкъ менә шундый хисләрне бу көннәрдә "Яшел Үзән" хезмәткәрләре дә кичерә. Алар да сабыйларын, әй, юк ла, бүген инде укучыларын мәктәпкә, 1 сыйныфка озатты.

Редакциябезнең баш хисапчысы Лилия Сәлахетдинованың кызы Җәмилә 3нче гимназиягә, ә журналистыбыз Гөлнара Вәлиеваның кызы Дария 5нче гимназиягә аяк басты.

Кызлар гына түгел, ә аларның әти-әниләре дә баш-аягы белән белем дөньясына чумды. Уңышлар, сезгә!!! Әти-әниегезнең йөзенә кызыллык китермичә, әйбәт билгеләргә генә укуыгызны, сау-сәламәт кызлар булып үсүегезне телибез. Хәерле сәгатьтә!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев