Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшь таксист һәм кораллы пассажир

25 мартта 21 яшьлек таксист исерек пассажирга юлыга. Серго исемендәге завод янындагы тимер юлны чыккан вакытта таксист, аның кулында пистолет күреп, югалып калмый, тиз арада машинасын туктата һәм пассажирны машинадан өстерәп чыгара. Алар арасында ызгыш башлана. Таксист узып баручыдан полициягә шалтыратуын сорап өлгерә. Берничә минуттан килеп җиткән ведомстводан тыш сак...

25 мартта 21 яшьлек таксист исерек пассажирга юлыга.
Серго исемендәге завод янындагы тимер юлны чыккан вакытта таксист, аның кулында пистолет күреп, югалып калмый, тиз арада машинасын туктата һәм пассажирны машинадан өстерәп чыгара. Алар арасында ызгыш башлана. Таксист узып баручыдан полициягә шалтыратуын сорап өлгерә. Берничә минуттан килеп җиткән ведомстводан тыш сак экипажы талаулар өчен элек хөкем ителгән 26 яшьлек ирне тоткарлый. Аңарда кулдан ясалган пистолет һәм 7 патрон табыла. Кораллы пассажирга җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250