КАИның Яшел Үзән филиалы студенты Иван Сюлатов шәһәр Яшьләр парламентының район башлыгы Александр Тыгин белән ел саен уздырыла торган очрашуында үзенең активлыгы белән аерылып торды.
Безнең шәһәрдәге дүрт югары уку йорты студентлары арасында Спартакиада үткәрү, ә трибуналарны тамашачы белән тутыру өчен Александр Васильевичка студентлар белән бер командада волейбол уйнау идеясен нәкъ менә ул тәкъдим итте.
- Дөресен генә әйткәндә, мин әлеге уенның остасы түгел, шулай да, әгәр дә сезгә мине үз командагызга алу кызык икән, мин бу тәкъдимне бик рәхәтләнеп кабул итәм, - дип канатландырды яшьләрне район башлыгы.
Шулай ук, яшь парламентарийлар уйлавынча, безнең шәһәрдә бик үк популяр булмаган хоккей турында да сүз булды. Башлыгыбызның «Сез ничек уйлыйсыз, бу нигә шулай?», - дигән соравына каршы Иван уйлап та тормыйча:
- Минемчә, проблема амуниция булмауда. Бер уенчыга форма уртача 10 мең сум тирәсенә төшә. Ә Яшел Үзән ВУЗларының җыелма командасын булдыру ничек шәп булыр иде!
Гомумән алганда, студентлар советының яңа составы өметле күренә. Чөнки аларның яшәгән шәһәрләренә, биредә кайнаган тормышка битараф булмаулары күренеп тора. Активистлар, яшьләр хәрәкәтен стимуллаштырырлык төрле программалар тәкъдим итте. Анда - спорт та, экология дә, иҗтимагый юнәлешләр дә бар иде. Шулай ук, парламент әгъзалары киләсе елга киңәйтелгән съездның чираттагы - икенчесен уздырырга теләкләре барлыгын, тик аның гади отчет формасында түгел, ә чиновник - студент яки оешма директоры - студент диалогы итеп күзаллауларын әйттеләр.
Шәһәр яшьләренең планнарын тыңлаганда, авыл яшьләре турында уйладым. Сез дә бит аз түгел. Талант ягыннан да калышмыйсыз, кайбер очракларда әле уздырып та җибәрәсез - чөнки сез тырышлар. Бары тик бераз теләк һәм активлыкны арттырсагыз, барлык максатларга да ирешәчәксез!
Илсөя Завилейская.
Автор фотосы.
Нет комментариев