Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ЯРЫША-ЯРЫША ӨЙРӘНДЕЛӘР

Үзебез яшәгән тормыш нинди генә авырлыклар күрсәтми безгә. Шуңа өстәп табигатебез дә төрле гарасатлар белән тынгысызлап тора. Әледән-әле давыллар күтәрелә, йә янгыннар чыга, сулар баса, йә җир тетри... Табигать күрсәтеп торган кыенлыклардан котылу юлларын белгән кеше мондый очракта югалып калмый, әлбәттә. Белемле кеше каушамый, бәладән чыгу юлын таба. Моңа яшьли...

Үзебез яшәгән тормыш нинди генә авырлыклар күрсәтми безгә. Шуңа өстәп табигатебез дә төрле гарасатлар белән тынгысызлап тора. Әледән-әле давыллар күтәрелә, йә янгыннар чыга, сулар баса, йә җир тетри...

Табигать күрсәтеп торган кыенлыклардан котылу юлларын белгән кеше мондый очракта югалып калмый, әлбәттә. Белемле кеше каушамый, бәладән чыгу юлын таба. Моңа яшьли өйрәнсәң әйбәт. Куркынычсызлык сабакларын мәктәптә өйрәнәләр өйрәнүен. Әмма китаптан уку - бер, ә тормышта өйрәнү гел башка бит. Менә шул кирәкле сабакларны балалар тирәнтен сеңдерсен өчен районда һәм республикада даими рәвештә ярышлар да уздырыла.
15-18 май көннәрендә районыбызның Ильинский авылы янында республика буенча «Куркынычсызлык мәктәбе - 2012» дип исемләнгән ярышлар үткәрелде. Анда Балтач, Бөгелмә, Казан, Чаллы һәм Яшел Үзән шәһәрләреннән килгән 13-16 яшьлек балалар катнашты. Ярышны Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр, Мәгариф һәм фән министрлыклары оештырды.
Балаларны урман буенда җыюның төп максатын бик кыска итеп әйткәндә, ул болай яңгырый: бу ярышларда җиңелүче булмаска тиеш! Төрле кыенлыклардан чыгу алымнарын узыша-узыша өйрәнгәч, биредә аларны начар белүче калмас, дип уйлыйлар биредә. Үзең белү белән бергә, авырлыклардан каушап калганнарга ярдәм итәргә өйрәнү дә күздә тотыла бу ярышта.
Республика ярышларын ачу тантанасында байракны узган ел җиңү яулаган Яшел Үзән командасы күтәрде. Әйе, якташларыбыз ныклап әзерләнә бу гамәлгә. Менә инде иҗади программалар бәйгесендә беренчелекне алып та өлгерделәр алар. Команданың төп өлешен «Буревестник» клубы әгъзалары тәшкил итүен дә әйтергә кирәк.
Балалар урман янындагы яшел аланда палаткалар корып, үз-үзләрен карап дүрт көн яшәде. Кичләрен бергә җыелып биеделәр, җырлар җырладылар, учак ягып чәй кайнаттылар... Мондый мөстәкыйльлек үзе ни тора! Бу язгы көннәр аларның күңелендә матур сәхифә булып мәңге сакланыр шәт.

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев