Хөрмәтле төзелеш комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары, сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм!
Элеккеге гасырлардан ук сезнең игелекле, мәрхәмәтле хезмәтегез мактауга лаек. Төзүче - бу һөнәр генә түгел, ә сәләт, алга омтылыш та. Бүген барлык төзелеш берләшмәсе: архитекторлар, проектлаучылар, төзүчеләр, дизайнерлар һәм төзелеш эше белән бәйле булган һәркем бу бәйрәмне билгеләп үтә. Сез районның кабатланмас йөзен тудырасыз. Сезнең белән бергә тагын да матуррак, төзекләндерелгән, халкыбыз яшәеше өчен уңайлырак шартлар тудырырга сәләтлебез. Күп фатирлы йортлар, бизнес-үзәкләр, балалар бакчалары - болар барысы да безнең төзүчеләребезнең хезмәт нәтиҗәсе. Узган ел районда 110 мең квадрат метрдан артык торак төзелде, быел да тизлек түбән дәрәҗәдә түгел.
Бәйрәм алдыннан барлык төзүчеләргә һөнәри уңышлар, ышанычлы партнерлар, икътисади тотрыклылык, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телисе килә.
Александр Тыгин, Яшел Үзән мниципаль район башлыгы
Нет комментариев