Ялган акча ясаган ике яшел үзәнле - 11 елга колониягә, өченчесен психбольницага җибәрделәр.
Татарстанда ялган акча ясап тараткан ике яшел үзәнлене суд 11 елга ирекләреннән мәхрүм итсә, өченчесен дәваланырга психик авырулар дәваханәсенә озаткан.
Бу җинаятьчеләр махсус җиһазлар ярдәмендә мең сумлык банкнотлар ясау белән шөгыльләнгән. Полиция хезмәткәрләре акчаларның яхшы сыйфатта булуын билгели. Казанда һәм Яшел Үзәндә 9 купюра табып алганнар. Оператив мәгълүматларга караганда, әлеге җинаятьчел төркем 250 мең сумны әйләнешкә кертергә өлгергән.
Фото http://www.pro-intell.com сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев