Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Якты йолдыз

Иртәгә халкыбызның бөек улы - Габдулла Тукайның туган көне. Яз җитеп, табигатьнең яшәрүен ничек көткән булсак, бөек Тукайның туган көнен дә халкыбыз шулай көтә. Тукайга багышланган чаралар муниципаль район территориясендә март аенда ук башланган иде инде. Шулар арасында иң зуры, әлбәттә, мәктәп укучылары арасында мәгариф идарәсе тарафыннан үткәрелгән муниципаль шигырь...

Иртәгә халкыбызның бөек улы - Габдулла Тукайның туган көне. Яз җитеп, табигатьнең яшәрүен ничек көткән булсак, бөек Тукайның туган көнен дә халкыбыз шулай көтә.
Тукайга багышланган чаралар муниципаль район территориясендә март аенда ук башланган иде инде. Шулар арасында иң зуры, әлбәттә, мәктәп укучылары арасында мәгариф идарәсе тарафыннан үткәрелгән муниципаль шигырь уку бәйгесе. Анда йөзгә якын бала катнашты. Мондый төр бәйге балаларда шигърияткә, иҗатка мәхәббәт тәрбияләп кенә калмый, бала күңеленә игелек, изгелек, мәрхәмәтлелек орлыклары да сала. Тукай шигырьләреннән илһам алып, дистәләгән бала кулына каләм алды, тәүге шигырен иҗат итте, әкият язды, сәхнәгә чыкты. Габдулла Тукайның, бүтән әдипләребезнең шигырьләрен, әкиятләрен, проза әсәрләрен, гомумән, матур әдәбиятны яратырга өйрәткәннәре, шигъри җанлы балалар тәрбияләгәннәре өчен, татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәренә ихластан рәхмәт.
Киләсе елларда татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы - Габдулла Тукайга багышланган шигырь уку бәйгеләре Яшел Үзәннең үзәгендә шагыйрь хөрмәтенә салынган һәйкәл янында үтәр һәм анда тагын да күбрәк балалар катнашыр дигән теләктә калабыз.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев