«Яңа Тура» эшли башлады
«Яңа Тура»ның беренче павильоны тулысы белән Казан эшмәкәрләренә тапшырылды. Казаннан технополиска 8дән алып 16 сәгатькә кадәр сәгать саен 8 түләүсез автобус йөри. Автобуслар Компрессор заводы, «Кәҗә бистәсе» метро станциясе, ЦУМ, тимер юл вокзалы яныннан һәм Залесный бистәсеннән китә. Биредә товар турыдан-туры җитештерүчеләрдән сатылачак. Бер Мәскәү фирмасы Кытай һәм Вьетнамнан китерелгән...
«Яңа Тура»ның беренче павильоны тулысы белән Казан эшмәкәрләренә тапшырылды.
Казаннан технополиска 8дән алып 16 сәгатькә кадәр сәгать саен 8 түләүсез автобус йөри. Автобуслар Компрессор заводы, «Кәҗә бистәсе» метро станциясе, ЦУМ, тимер юл вокзалы яныннан һәм Залесный бистәсеннән китә.
Биредә товар турыдан-туры җитештерүчеләрдән сатылачак. Бер Мәскәү фирмасы Кытай һәм Вьетнамнан китерелгән товарларны сату өчен 40 сәүдә урынын арендага алды, дип хәбәр итә биредә эшләүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев