Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа Тура базарында янгын

13 май көнне Казан - Яшел Үзән трассасы буенда урнашкан һәм быел гына эшли башлаган Яңа Тура сәүдә комплексында зур янгын булган. Янгын сүндерүчеләр аны 8 сәгатькә якын сүндергән. ТР янгын сагы Яшел Үзән гарнизонының матбугат хезмәткәре Резидә Йосыпова биргән мәгълүматларга караганда, янгын урынына беренчеләрдән булып ТРның «Союз» янгын сагы...

13 май көнне Казан - Яшел Үзән трассасы буенда урнашкан һәм быел гына эшли башлаган Яңа Тура сәүдә комплексында зур янгын булган. Янгын сүндерүчеләр аны 8 сәгатькә якын сүндергән.
ТР янгын сагы Яшел Үзән гарнизонының матбугат хезмәткәре Резидә Йосыпова биргән мәгълүматларга караганда, янгын урынына беренчеләрдән булып ТРның «Союз» янгын сагы аерым посты бүлекчәсе һәм 53нче янгын сүндерү часте барган.
Янгынның электр үткәргечендәге кыска вакытлы ялганыштан чыккан булуы ихтимал. Бинада тиз кабынучан әйберләрнең күп булуы аркасында ут бик тиз таралган.
Шул арада янгынга каршы бүлекчәләргә караган газ-төтен хезмәтенең 7 звеносы оештырыла. Бинаның бөтен ягыннан да янгын сүндерүчеләр эшли. Суны 6 янгын гидрантыннан һәм автотрасса аша 1,5 чакрым ераклыктагы күлдән алалар. 21 мең квадрат метр мәйданда 6 секция яна.
Янгын чыккан урында ТР премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, республиканың гадәттән тыш хәлләр ведомствосы министры Рәфис Хәбибуллин, ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин һәм барлык оператив хезмәт җитәкчеләре эшли.
Янгын кичке унда гына сүндерелә. Аны сүндерүдә 310 кеше һәм 74 берәмлек техника, шул исәптән Россия МЧСыннан 160 кеше һәм 35 берәмлек техника эшли.
Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин әйтүенчә, соңгы ун елда Яшел Үзәндә мондый янгынның чыкканы булмаган. Шулай булса да, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләренең барысы да фаҗига чыккан урынга тиз килгән.
Бәхеткә, зур янгында һәлак булучылар юк, чөнки дүшәмбе - сәүдә комплексында санитар көн, шуңа күрә анда сатып алучылар да, сатучылар да азрак булган.
Уйламаганда килеп чыккан янгын аркасында эшмәкәрләргә зур күләмдә зыян килүен әйтеп торасы да юк.
Хәзер бу сәүдә комплексында тикшерүчеләр янгын чыгу сәбәпләрен ачыклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X