Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа скверга нигез салынды

Яшел Үзәндә «Дан һәм хөрмәт аллеясы»на нигез салынды. Биредә районыбыз һәм шәһәребезнең төрле вакытларда мактауга лаек булган гражданнарының фотосурәтләре урнаштырылачак.

Ленин урамының «Родина» музыка театры мәйданыннан алып Колотов исемендәге «Комсомолец» стадионы аралыгы төзекләндерелеп, җәяүлеләр урамы - сквер барлыкка киләчәк. Бу эшнең башы итеп, районыбызның мактаулы кешеләре тарафыннан бирегә алмагачлар утыртылды инде. Әлеге истәлекле аллея биредә яшәүчеләрнең яратып ял итү урынына әверелер, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев