Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

XXI гасыр афәте

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, СПИД кризисы әле тәмамланмаган, шуңа күрә ул тулы бер буынга һәм цивилизациягә яный. Бүген безнең илдә йөзәрләгән мең ВИЧ-инфекцияле кеше исәпләнә, әмма эпидемия турында без Бөтендөнья истәлек көннәрендә генә искә төшерәбез. 1983 елдан бирле майның өченче якшәмбесе СПИД эпидемиясеннән һәлак булган миллионлаган кешене искә...

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, СПИД кризисы әле тәмамланмаган, шуңа күрә ул тулы бер буынга һәм цивилизациягә яный.

Бүген безнең илдә йөзәрләгән мең ВИЧ-инфекцияле кеше исәпләнә, әмма эпидемия турында без Бөтендөнья истәлек көннәрендә генә искә төшерәбез.
1983 елдан бирле майның өченче якшәмбесе СПИД эпидемиясеннән һәлак булган миллионлаган кешене искә алу көне буларак билгеләнә. СПИДны тәртипсез җенси тормыш алып барган, гомосексуализм яисә наркомания өчен җәза буларак кабул итү кирәкми, чөнки беребез дә СПИДка лаек түгел, шулай ук ВИЧ/СПИД белән яшәүчеләрнең һәркайсының башкаларныкы кебек гражданлык хокукы бар.
СПИДтан үлүчеләрне искә алып, без сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйбыз, аңа каршы көрәшергә кирәклеген искә төшерәбез.
ВИЧ - кеше иммунодефициты вирусы булып, ВИЧ-инфекциясе авыруын китереп чыгара. Аның соңгы стадиясе - иммунодефицит синдромы (СПИД) булып тора. ВИЧтан СПИДка кадәр чор 9-11 елга кадәр сузылырга мөмкин.
ВИЧ җенси юл белән, вирус белән зарарланган шприцлар яисә медицина җиһазлары аша йогарга мөмкин.
1987 елдан башлап 2012 елның 18 апреленә кадәр Татарстанда 14424 ВИЧ-инфекция очрагы ачыкланып, шуларның 13533е Татарстанда яшәүчеләр арасында булса, 831е, ВИЧ-инфекция диагнозы куелып, башка регионнардан килүчеләр. 2801 ВИЧ-инфекцияле кеше үлеп, шуларның 444ендә СПИД булган. Татарстанда 9275 кеше исәптә тора. Республикада ВИЧ-инфекцияле аналардан 1540 бала туып, шуларның 74енә ВИЧ-инфекция диагнозы куелган.
Яшел Үзән районы буенча әлеге инфекция 2000 елда теркәлә башлаган. Агымдагы елның 1 апреленә 371 ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән. Алар арасында хатын-кызлар өлеше 42 процент тәшкил итә. ВИЧ-инфекцияле аналардан 40 бала туып, шуларның берсенә ВИЧ-инфекциясе диагнозы куелган, 9 бала туган вакытта авыру аналары белән контактка кереп, диспансер исәпкә алынган. 31 бала, авыруы булмау сәбәпле, исәптән төшерелгән. 2009 елда Үзбәкстаннан Яшел Үзәнгә күченеп кайтучылар арасында бер балада ВИЧ-инфекция диагнозы ачыкланган. ВИЧ-инфекциялеләр арасында ир-атлар 57,6 процент тәшкил итә. ВИЧ-инфекциядән - 59, СПИДтан 1 кеше үлгән.
«ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ биргән материалларга нигезләнеп әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев