Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Көн темасы

Ветераннар Советы тикшерде: җитешсезлек бихисап

Күптән түгел Татарстан пенсионерлары, шул исәптән яшел үзәнлеләр дә, Казанда узган VII хисап-сайлау конференциясендә катнашкан иде. Һәм биредә күпләр үзләрен борчыган мәсьәләләр турында сөйләде. Соңгы елларда гомер озынлыгы һәм медицина учреждениеләрен кирәк-ярак белән тәэмин итү артуга карамастан, Республикада аеруча тәнкыйть утына эләккән урын - ул сәламәтлек саклау өлкәсе.

Хәтерегездә булса, шәһәр һәм районның ветераннар Советы, мәктәп һәм балалар бакчасында туклануга кагылышлы күпсанлы шикаятьләр булганнан соң, тикшерүгә чыккан иде. Әлеге рейд барышында мәгариф учреждениеләренең азык-төлек блогында зур кимчелекләр табылды. Оештыру нәтиҗәләре кайбер җитәкчеләр өчен җитди булды: кадрлар алмашынуы да күзәтелде. Әмма сәламәтлек өлкәсенә кагылышлы дәгъвалар тагын да күбрәк. Республикада яшел үзәнлеләрнең медицинадан канәгать булмавын министр Адель Вафин да яхшы белә. Шуңа да ветераннар контролен дәвам итүне ул тәкъдим итә. Лаеклы ялда булучылар өчен поликлиника, дәваханә инде ул икенче өй кебек. Шуңа да ветеран Советы әгъзалары бу идеяне хуплап чыга.
- Беренче ике көндә безне дәваханәләргә кертмәделәр, өстәгеләргә генә барып җиткәч, уңай якка хәл ителде. Аннан безнең сәламәтлек саклау контролерлары үзләре дә кайчандыр бу өлкәдән эшләп чыккан кешеләр. Эш һәм тормыш тәҗрибәсе дә җитәрлек. Мәсәлән, Фәридә Хәйруллина баш шәфкать туташы булып эшләп, лаеклы ялга чыкты, - дип сөйли ветераннар Советы рәисе Тәлгать Гыйззәтуллин.
- Контролерлар күбрәк нинди җитешсезлекләргә тап булды?
- Авырулар белән дорфа сөйләшү, игътибарсызлык, арзан дарулар була торып та, авыруга кыйммәтлесен тәкъдим итү, тар белгечләрнең җитешмәве, бушлай УЗИ узар өчен өчәр ай көтү һәм башкалар. Яшел Үзән медицинасына читтән эшләргә никадәр табиб килгән булса, шуның кадәрлесе кире киткән дә. Ни өчен шулай? Монда проблеманы торак мәсьәләсенә генә кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Казаннан килеп эшләүче табиблар байтак бездә. Бәлки аларга тынычлап эшләргә ирек бирмиләрдер. Тикшерүдән соң контролерлар анкета тутыр­ды, анда барысы да акка кара белән язылган, медицинаның бүгенге хәле ачык күренә. Ришвәт алу очраклары да бар, - дип дәвам итә Совет рәисе.
Ветераннар тикшерүе нәтиҗәсе буенча җаваплы җитәкчеләр йомгак ясарга һәм тиешле чараларын күрергә тиеш. Бу сөйләшүгә ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафинның да килүе көтелә.
Сүз уңаеннан!
2017 елның беренче ярты еллыгына язылу кампаниясе ахырына якынлаша. Һәм «Әти-әниләреңне яздыр. Якыннарыңны яздыр» традицион акциясенә кушылучылар саны да артканнар арта.
Шушы көннәрдә әлеге акциягә ветераннар Советы рәисе Тәлгать Гыйз­зәтуллин да кушылды. Туганнарына районда һәм шәһәрдә нәшер ителүче «Яшел Үзән» газетасын яздырды һәм үзе артыннан башкаларга да кушылыр­га өндәде.
- Мин иң беренче шәһәрдә нәшер ителүче газеталар белән танышып чыгам. Һәм шушы акция якыннарыңны сөендерү өчен менә дигән мөмкинлек! - диде ул.
Алия Гаязова
Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев