V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены делегатлары Яшел Үзәнгә дә килде
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 13-15 апрель көннәрендә V Бөтендөнья татар хатын-кызлары жыенын уздыра.
Быелгы җыенга Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 67 регионыннан, 15 Ерак һәм якын чит илләрдән 400 делегат килде.
Форумның беренче көнендә делегатлар 4 төркемгә бүленеп, республика районнарында булды. Кунаклар шулай ук Яшел Үзәнгә дә килде. Алар Исак авылында урнашкан ачык һавадагы этнография музеенда, Олы Ачасырда Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексында, Кече Шырдан авылында һәм шәһәрнең 55нче,10нчы балалар бакчаларында, 3нче гимназиядә булды.
Тулырак язма газетабызның алдагы саннарында.
Алия Гаязова
Илсөя Завилейская фоторепортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев