Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп, бәйрәм итик көн буе

Гомер агышын истәлекле вакыйгаларның кабатлануы белән сизеп була. Әйләнә дә килеп җитә алар. Күңелләрне күтәреп, яшәүгә дәрт өстәп, менә тагын Сабан туйлары килеп җитте. Бүген кичтән һәр йортта иртәгә буласы бәйрәмгә әзерлек бара. Әниләр шәһәрдән кайтасы кунакларга татар халкының иң тәмле ризыкларын пешерү хәстәрен күрә, әтиләр капка төпләрен ялт иттереп...

Гомер агышын истәлекле вакыйгаларның кабатлануы белән сизеп була. Әйләнә дә килеп җитә алар. Күңелләрне күтәреп, яшәүгә дәрт өстәп, менә тагын Сабан туйлары килеп җитте.
Бүген кичтән һәр йортта иртәгә буласы бәйрәмгә әзерлек бара. Әниләр шәһәрдән кайтасы кунакларга татар халкының иң тәмле ризыкларын пешерү хәстәрен күрә, әтиләр капка төпләрен ялт иттереп себереп куеп, мунча утынын, каен себеркеләрен әзерләп, тыз-быз килә...
Менә мәйдан. Еллар буе мәйдан тоткан батырлардан аерылгысыз ул. Аңа килеп керү белән, Норлат якларындагы авылларда мәйданнарны дер селкеткән Гомәр Хәйруллин, Илдус Шәрипов (Олы Ачасыр), Фаил һәм Фәһим Төхфәтуллиннар (Тау Иле), Фәргать Салаватов (Мамадыш-Әкил), Данис Җиһаншин (Мулла Иле), Гайнуллиннар (Карагуҗа), Солтан Төхфәтуллинны (Кече Ачасыр), сәхнәдә үләргә хыялланган бөек артистларны да шакаттырып, мәйдан уртасында үлгән Габбас Тимершинны (Тау Иле, авыр туфрагы җиңел булсын) һәм башка бик күпләрне кайсыбыз гына искә төшерми дә, кайсыбыз гына алар белән горурланмый икән?!
Әйдәгез, иртәгә дә Сабан туе мәйданына килеп, бүгенге яшь көрәшчеләргә көч биреп торыйк, батырларыбыз белән горурланып, аларны күкләргә чөйик! Шушындый Батырларны үстергән авылларның киләчәге, сабан туе кебек, якты, татарыбызның йөзе пакь булсын!
Мәйдан уртасына чыгып, татар халык уеннарында катнашу да үзенә күрә кечкенә генә бер батырлык. Ә без - батыр халык, димәк, бәйрәмнәребез дә күңелле үтәчәк!
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X