Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Көн темасы

Уңышның нигезе – гаиләдә

Бәхетле гаиләләр була бит бу дөньяда. Әмма аны бары үз кулларың һәм тырышлыгың белән генә тудырып була. Шундый үрнәк гаиләләрне күреп, ничек шатланмыйсың?!

Халкының гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен саклап яшәгән һәм төрле чараларда катнашып, буыннар бәйләнешен булдырган, берсе өчен икенчесе җан атып торган һәм иң мөһиме Ульяновскида узган «Идел буе төбәгенең уңышлы гаиләсе» фестиваль-конкурсының «Гаилә эше» номинациясеннән җиңеп кайтучылар турында сүз бара. Фестиваль ел саен уздырылып, җиңүчеләр Мәскәүдәге төп бәйгедә катнашу хокукы ала.
Мортазиннар Арчада яшәсә дә, аларның тамырлары Яшел Үзәнгә килеп тоташа, 7нче мәктәп укытучысы Салисә ханым Исхакова гаиләсенә. Мортазиннар Салисә ханымның уртанчы кызы - Зилә гаиләсе. Ульяновскига алар барысы да барып, Татарстанны фестивальдә күрсәтүче бердәнбер булган. Әлбәттә инде, аннан да алар республика данын лаеклы яклап кайт­кан. Ундүрт регионнан йөздән артык гаилә катнашкан конкурста алар - номинация җиңүчесе. Аларның Габдулла Тукай әкиятләренә һәм милли татар традицияләренә нигезләнеп башкарган чыгышы югары бәяләнгән.
Көчле алкышлар астында сәхнәгә зәвык белән милли киемнәргә киенгән 30лап кеше чыгып бассын әле, өстәвенә, араларында әкият персонажлары да булсын. Алар анда саф татар телендә чыгыш ясаса да, тамашачыларга ул кыенлык китермәгән. Сүз гаилә бәхете турында баргач, билгеле инде, тәрҗемәсез дә аңлашылган.
- Безнең максат җиңү түгел, ә респуб­ликабызны лаеклы күрсәтү иде, - ди Зиләнең ире Булат Мортазин. - Безнең белән конкурска Зиләнең әти-әниләре, Яшел Үзәндә яшәүче бертуган апасы һәм сеңлесе балалары белән, безнең ике улыбыз барды. Сәхнәгә Зиләнең бертуганының яше дә тулмаган кызы чыгу - үзе үк ни тора!
Булат һәм Зилә бу җәйдә бергә яши башлауларының ун еллыгын билгеләгән. Икесе дә Казанның Мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Танышканнар, гаилә корганнар. Икесе дә ачык йөзле, хезмәт сөючән кешеләр, әйбәт әти-әниләр. Ике уллары - сигез яшьлек Рүзәл һәм тугыз яшьлек Камиль - кызыксынучан һәм спорт белән дә шөгыльләнә. Иң мөһиме алар да әти- әниләре, әби-бабайлары кебек туган якларын, туган-тумачаларын, туган телләрен ярата. Зилә сәнгать мәктәбендә эшләп, хореография коллективын җитәкли. Булат Казан компанияләренең берсендә - бүлек җитәкчесе.
Әлеге иҗади гаилә башлыгының умартачылык белән шөгыльләнүе дә билгеле. Бу - аларның уртак гаилә эше. Умарта караганда һәрберсенең үз бурычы бар. Кемдер корт карый, кемдер аңа булыша, кемдер бал аерта, кемдер сата. Алар гаилә традицияләрен югалтмыйча, аны дәвам итүчеләр. Умарта корты ялкауларны яратмый. Юкка гына «Нечкәбил» ана һәм гаилә матурлыгы республика конкурсының символы хезмәт сөючән умарта корты булмаган. 2016 елда бу гаилә «Нечкәбил» республика конкурсында «Иҗади Нечкәбил» номинациясендә җиңеп чыккан.
- Төрле гаилә конкурсларында катнашу безне туганнарыбыз белән тагын да ныграк берләшергә, талантларыбыз­ны ачарга мөмкинлек бирә, - дип сөйли Зилә Мортазина. - Ульяновскига баргач та, очрактан файдаланып, шәһәр белән дә таныштык, тарихи урыннарында булдык, үзебезгә яңа дуслар таптык. Мондый чараларда катнашу балаларыбыз өчен файдалы һәм кызыклы булса, безгә гаилә кыйммәтләре үсешенең чираттагы этабы. Гаиләбез белән җыелышырга бик яратабыз, ул вакытта инде Фаил бабай баянын алып уйнарга тотына, әбиләребез бәлеш пешерә, мин үзем гаиләбез бик ярата торган торт ясыйм, ирем Булат мунча яга, балалар да тик утырмый, безгә булыша, ирешкән уңышлары белән уртаклаша, Азат бабай үзенең яраткан үләнле хуш исле чәе белән сыйлый. Ә үләнне ул үзе җыя. Мунчадан соң бал белән тәмләп чәй эчәбез. Менә шунда бәхетнең гаиләдә булуын аңлыйсың да инде.
Бу гаилә үз эчендә генә кайнамый, ә тагын да киңрәк хыяллар белән янып яши. Күп балалы һәм аз керемле гаиләләр белән эшләү буенча социаль проект гамәлгә ашыру аларның күптәнге уе. Алай гына да түгел, балалар иҗаты клубы да ачмакчылар икән әле.
- Без башка гаиләләр өчен дә үрнәк булып торабыз, - ди Зилә һәм Булат Мортазиннар икесе дә. - Чөнки безнең гаиләдә традицияләр нык саклана, өлкән буынга хөрмәт яшәп килә. Әти-әниләребезнең киңәшләренә һәрвакыт колак салабыз. Балаларыбызның уңышы - безнең бердәм тәрбиянең төп күрсәткече.
- Республика конкурсында чыгыш ясаганда да, Ульяновскидагы округ фестивалендә дә безнең зур гаиләнең максатка юнәлешле уртак эше җиңде, - дип сөйли Зиләнең әнисе Салисә Исхакова. - Олысыннан алып кечесенә кадәр-барыбыз да сәхнәгә чыгарга тырышабыз, җиңү өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшлибез. Шуңа күрә безнең театральләштерелгән чыгышны анда бик яратып кабул иттеләр. Хәтта танылган Россия хоккейчысы, Дәүләт Думасы депутаты Владислав Третьяк сәхнәгә менеп, ике оныгыма да, автографын куеп, хоккей кәшәкәсе бүләк итте. Аларның күптәнге хыялы тормышка ашты. Хезмәтебезне бәяләделәр, Татарстанны, милләтебезне, гаиләбезне лаеклы күрсәтеп кайттык.
Чынлап та шулай, хәзер бу гаилә уңышы дәвам итә: алар шушы көннәрдә генә әле Мәскәү шәһәрендә булып, анда «Ел гаиләсе-2017» Бөтенроссия конкурсының «Гаилә - традицияләр дәвамчысы» номинациясе җиңүчесе буларак билгеләнде. Ә монысы инде киләсе язма темасы.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев