Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урамнарга груша, алмагачлар утыртабыз

2013 елда шәһәр һәм район бюджетында чәчәкләр утыртуга һәм үстерүгә 16,28 млн сум акча каралган. Чагыштыру өчен әйтсәк, 2011 елда - 9,89 млн. сум, 2012 елда 10,077 млн. сум акча бүлеп бирелгән булган. «Бюджеттан акча күбрәк бүлеп бирелгәч, бөтен уй-хыялларны һәм ниятләрне тормышка ашырып та булыр», - дип сөйли шәһәр...

2013 елда шәһәр һәм район бюджетында чәчәкләр утыртуга һәм үстерүгә 16,28 млн сум акча каралган. Чагыштыру өчен әйтсәк, 2011 елда - 9,89 млн. сум, 2012 елда 10,077 млн. сум акча бүлеп бирелгән булган. «Бюджеттан акча күбрәк бүлеп бирелгәч, бөтен уй-хыялларны һәм ниятләрне тормышка ашырып та булыр», - дип сөйли шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин.
Карл Маркс, Тынычлык урамнарында, «Ал җилкәннәр» балалар мәдәният сарае мәйданындагы фонтан янында һәм техноген катастрофаларны бетерүдә катнашучылар истәлегенә салынган һәйкәл янында агератум, бегония, петуния, виола, бәрхәт, сальвиядән торган чәчәк түтәлләре калкып чыгачак. Чәчәк түтәлләренең гомуми мәйданы - 7752 квадрат метр. Барысы 350 мең данә чәчәк утыртылырга тиеш.
Болардан тыш, зур булмаган металл конструкцияләрдә дә чәчәкләр утыртылачак. Әйтик, күбәләк формасындагы конструкциядә. Ул Татарстан һәм Ленин урамнарында бар. Карл Маркс урамында, Мирныйда агач көймә, тегермән рәвешендә ясалган формалар тирә-якны бизи. Ленин, Татарстан, Карл Маркс, Гоголь, Октябрьская, Королев, Столичная урамнарында газонда үскән үләнне, чабып, тәртиптә тотар өчен дә билгеле бер күләмдә акча кирәк булачак. Үзәк урамнарда озын җәй дәвамында кимендә 3-4 мәртәбә чабарга туры килә үләнне. Ямьсез булып үсеп китмәсен өчен, урамнарда куаклар, агачлар да киселә. Рогачев, Гоголь урамнарында агач башлары киселде, ә Комсомол, Карл Маркс, Татарстан, Космонавтлар урамнарында бу эш дәвам итә.
9 Май - Җиңү көненә «Родина» мәдәният сарае янындагы мәйданда, Җиңү паркындагы фонтан тирәсенә төрле-төрле чәчәкләр утырту күп еллар дәвамында күркәм традициягә әйләнде. 9 Майга барысы 615 квадрат метр мәйданда чәчәк утырту планда. Яз җитеп, җир-су ачылуга, Горький исемендәге мәдәният сарае, Ленин урамындагы башкарма комитет бинасы, «Бүләкләр» кибете каршында утыртылган тюльпаннарга карап сокланмаучылар сирәк. 2012 елда 8300 тюльпан утыртылган булса, быел 10 меңнән артык тюльпан утыртылачак.
Быел Горький исемендәге мәдәният сарае янындагы урман-парк территориясендә балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус уен мәйданчыклары ясалачак, дип ышандыра Игорь Штин. Бер уңайдан «Авангард» стадионы артындагы парк зонасында тротуар салына, эскәмияләр урнаштырыла. Бу эшләргә шәһәр бюджетында 7,5 млн сум акча каралган.
Столичная урамында һәм Төзүчеләр проспектында көз көне утыртылачак груша һәм алмагачларны (700 төп ), шулай ук ишегалларындагы яшь агачларны (250 төп) шук-шаян малайлар сындырып-имгәтеп, затсыз кешеләрнең токымлы ач этләре кимереп китмәсме дип күңел бераз борчылса да, билгеләнгән эшләрне ахырга кадәр башкарып чыгарга насыйп булсын иде.
Шәһәр көнендә «Иң матур чәчәкле балкон», «Иң матур ишегалды» бәйгеләренә йомгак ясалачак, димәк, Яшел Үзәнне бизәүдә һәм урам-тыкрыкларга, өйалдына чәчәкләр утыртып үстерүдә һәркайсыбыз катнаша ала.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X