Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Тынычлыкның чиге юк»

11 апрельдә 1нче урта мәктәп бинасында Яшел Үзәннең 80 еллыгына багышлап милли бию һәм җырларның «Тынычлыкның чиге юк» дип исемләнгән I муниципаль балалар-яшүсмерләр фестиваль-бәйгесе булды. Әлифел ТАРАЗОВА Муниципаль район башкарма комитеты, Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясының Яшел Үзәндәге вәкиллеге, мәгариф идарәсе, 1нче лицей оештырган әлеге фестиваль-бәйгенең төп максаты балалар һәм яшүсмерләрнең...

11 апрельдә 1нче урта мәктәп бинасында Яшел Үзәннең 80 еллыгына багышлап милли бию һәм җырларның «Тынычлыкның чиге юк» дип исемләнгән I муниципаль балалар-яшүсмерләр фестиваль-бәйгесе булды.

Әлифел ТАРАЗОВА

Муниципаль район башкарма комитеты, Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясының Яшел Үзәндәге вәкиллеге, мәгариф идарәсе, 1нче лицей оештырган әлеге фестиваль-бәйгенең төп максаты балалар һәм яшүсмерләрнең художество иҗатын үстерүгә, толерантлылык, милли мәдәни кыйммәтләргә хөрмәт тәрбияләүгә, балаларның һәм яшүсмерләрнең табигый сәләтен ачуга, шулай ук халыкларның мәдәниятын саклауда һәм үстерүдә милли иҗтимагый оешмаларга, тамашачыларның милли мәдәнияткә карата кызыксынуын формалаштыруга һәм күтәрүгә булышлык итү.
Фестиваль-бәйге дүрт - «Җырлардан торган салават күпере», «Гүзәллек», «Дөнья халыклары блюдасы», «Күңелле ишегалды» номинацияләрендә барды һәм, исемнәреннән күренгәнчә, җырда, биюдә, нәфис сүздә, уеннар уйнауда, милли костюмнарны һәм ризыкларны күрсәтә белүдә балалар осталыкларын ачып бирергә тырышты. «Балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус оештырылган мондый фестивальләр һәм бәйгеләр үсеп килүче буынның сәләтен ачуда бик тә кирәк, - дип сөйли Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясы советы рәисе урынбасары Сәгыйть Джаксыбаев. - Һәм баланың табигый сәләтен генә ачып калмыйча, киләчәктә һөнәр сайлаганда да бик булыша, зур этәргеч бирә аларга. Татарстанда милләтара тынычлык булдыруга ирешү өчен, һәрвакытта да күп төрле эшләр башкарылды һәм шушы фестиваль-бәйге - аның бер төре».
Фестиваль-бәйге барышында Татарстан халыкларының җырлары, биюләре, йөрәккә ятышлы тәмле-баллы сүзләре күп яңгырады, шуңа күрә бу көнне авыз иткән ризыклар тагын да тәмлерәк тоелды аларга. Беренче коймак төерле була, диләр гадәттә. Әмма тырышып һәм күңел биреп үткәргән бәйрәмнән һәркайсы - оештыручылар да, укучылар да канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев