Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тынычлык, җәмәгать, тынычлык

Соңгы вакытта Россия икътисадындагы вәзгыятьнең тотрыклы булмавы белгечләрдә генә түгел, гади халык арасында да шау-шу уятты. Барысы да "рубль"дәге акчаларыннан арынырга тели. Сишәмбе кич доллар 100 сумга күтәрелде. Евроны әйтеп тә торасы юк. Дөрес булса, киләсе ел башына ул ике тапкырга күтәрелә, диләр. Халыкта эшләү кайгысы юк, барысы да доллар...

Соңгы вакытта Россия икътисадындагы вәзгыятьнең тотрыклы булмавы белгечләрдә генә түгел, гади халык арасында да шау-шу уятты. Барысы да "рубль"дәге акчаларыннан арынырга тели.
Сишәмбе кич доллар 100 сумга күтәрелде. Евроны әйтеп тә торасы юк. Дөрес булса, киләсе ел башына ул ике тапкырга күтәрелә, диләр. Халыкта эшләү кайгысы юк, барысы да доллар күтәрелү турында сөйләшә. Кайберсе банкка доллар яки евро сатып алырга йөгерә. Тик барысы да юкка, банкларда алар юк инде.
Бүгенге тотрыксыз заманда мондый хәлне алдан күрергә, кем әйткәндәй, әлләни баш кирәкми иде инде. Акчалары булган кеше күптән фатир алып куйды. Аз-маз мая туплаганнар көнкүреш техникасын булса да алмаштырды.

Психологлар исә кеше сәламәтлеге өчен борчыла. Икътисадтагы тотрыксызлык кеше тормышына шактый авыр тәэсир итә икән. Тиздән илдә суицид очраклары бермәбер артырга мөмкин, дип ассызыклый белгечләр.

"Аллаһ язмаган эш булмас, ни күрсәк тә ил белән күрербез, күгебез генә тыныч булсын!" - диләр иң зур кыйммәтләрнең берсе рухи байлык булуына инанган "Яшел Үзән" газетасын укучыларның күпчелеге. http://asapblogs.typepad.com/photos/uncategorized/2007/07/12/dollar.jpg


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев