Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тукай елына йомгак ясалды

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга Яшел Үзәндә дә һәйкәл булачак. Бу хакта шагыйрьнең тууына 125 ел тулуга багышлап Әйшә урта мәктәбендә үткәрелгән «Тукай безнең йөрәкләрдә» исемле фестиваль барышында мәгълүм булды. Мәктәп укучылары бу турыда бездән, журналистлардан да, алданрак хәбәрдар икән. Фестивальгә кайсыбер мәктәп укучылары булачак һәйкәлнең эскизларын да ясап алып...

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга Яшел Үзәндә дә һәйкәл булачак. Бу хакта шагыйрьнең тууына 125 ел тулуга багышлап Әйшә урта мәктәбендә үткәрелгән «Тукай безнең йөрәкләрдә» исемле фестиваль барышында мәгълүм булды.

Мәктәп укучылары бу турыда бездән, журналистлардан да, алданрак хәбәрдар икән. Фестивальгә кайсыбер мәктәп укучылары булачак һәйкәлнең эскизларын да ясап алып килгән иде, әмма әлегә бу эшкә нокта куелмаган. «Киләсе елның 26 апреленә - шагыйрьнең туган көненә кадәр һәйкәл өчен җир алып, шул урында таш куя алсак, эшебез күренер иде, - дип сөйли бу җәһәттән мәгариф идарәсенең баш белгече Илгизә Гомәрова. - Аңа кадәр укучылар һәйкәл проектларын эшли тора, проект эшләүдә олылар да катнашырга мөмкин. Иң әйбәтләрен соңыннан бергәләп сайлап алырбыз. Әйшә урта мәктәбендә укучыларның һәм укытучыларның һәйкәл эскизларын карау белән беррәттән, Тукай елында башкарылган эшләргә йомгак та ясалды, чөнки быел муниципаль район мәктәпләрендә Габдулла Тукай иҗатына багышлап бик күп чара узды».
Әйшәдә узган фестивальдә укучылар секцияләргә бүленеп эшләде һәм аларның эшенә мәртәбәле жюри бәя бирде. Фестивальнең «Тукай иҗаты рәсемнәрдә» номинациясендә Г.Тукайның «Туган авыл», «Бала белән күбәләк» әсәрләренә иллюстрацияләр ясаган Олы Карагуҗа мәктәбенең IX сыйныф укучысы Шакиров Чыңгыз җиңүче дип табылды. «Ач син, Тукай, сәхнә телемне» номинациясендә Тукай әсәрләрен сәхнәләштергән Осиново гимназиясе укучылары Гайнетдинова Камилә һәм Камалиева Регина иң осталары булды. «Тукай иҗаты - илһам чыганагы» презентацияләр бәйгесендә I урында - 16нчы мәктәптән Раззаков Ихтыяр. «Әдәби кунакханә» номинациясендә Әйшә мәктәбенең III, Х сыйныф укучылары аерылып торды һәм I урын аларга бирелде. 16нчы мәктәпнең IV сыйныф укучысы Сөнгатуллин Дәниф, Г.Тукайның «Су анасы»н рус теленә тәрҗемә итеп, кунакларны да, яшьтәшләрен дә шаккатырды. Укучылар шулай ук башваткычлар да әзерләп алып килгән иде. Фестивальдә балалар шагыйре Рафис Корбан, Казаннан һәм Яшел Үзәннән килгән бик күп мәртәбәле кунаклар чыгыш ясады. Муниципаль районның 22 мәктәбеннән килгән укучылар һәм укытучылар, фестивальне әйбәт оештырган өчен, мәктәп директоры Гөлнур Зыятдиновага, мәктәпнең милли укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльвира Бачковага рәхмәт әйтеп, бәйрәмне «Туган тел» җыры белән тәмамлады.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250