Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туган ягым ямьләнә

Сентябрь-октябрь - яшәгән җиреңне, туган төбәгеңне тәртипкә китерү, урамнарга һәм торак йорт тирәсенә агачлар һәм куаклар утырту өчен иң кулай вакытлардан. Җитәкчеләрнең дүшәмбе көнне Горький исемендәге мәдәният сараенда узган киңәшмәсендә дә әйтелде бу хакта. - Шәһәрнең үзәк урамнарына һәм скверларга, шулай ук дәваханә, уку йортлары, оешма һәм учреждениеләр территориясенә 1000гә...

Сентябрь-октябрь - яшәгән җиреңне, туган төбәгеңне тәртипкә китерү, урамнарга һәм торак йорт тирәсенә агачлар һәм куаклар утырту өчен иң кулай вакытлардан. Җитәкчеләрнең дүшәмбе көнне Горький исемендәге мәдәният сараенда узган киңәшмәсендә дә әйтелде бу хакта.
- Шәһәрнең үзәк урамнарына һәм скверларга, шулай ук дәваханә, уку йортлары, оешма һәм учреждениеләр территориясенә 1000гә якын агач һәм куак утыртылачак, - дип сөйли Яшел Үзән шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе Александр Кияшко. - Моннан тыш, югары уку һәм махсус урта белем бирү йортлары студентлары, мәктәп укучылары өстәмә рәвештә 3 меңнән артык агач утыртыр дип исәпләп торабыз.
Шәһәр урамнарына узган еллардагы кебек чыршы, шомырт, каштан, акация, юкә, тополь кебек агачлар белән бергә, балан, карлыган, тубылгы, айва, канәфер куаклары утырту күздә тотыла.
Көз көне, һәр елдагыча, тирә-юньне чистарту максатыннан өмәләр үткәрү дә каралган. Шундый өмәләрнең беренчесен - «Яшел Росссия» акциясе кысасында предприятие һәм оешмалар үткәргән дә инде, үзләренә беркетелгән территорияне чистартуда актив эшләгән. Бу акция өчен «Яшел Үзән шәһәренең төзекләндерү һәм яшелләндерү департаменты» МБУ җаваплы. Өмәгә меңнәрчә кеше чыккан.
Тирә-юнь мохитне саклау елы кысасында 14-21 сентябрьдә чүп-чарны җыештыру буенча «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән Россиянең бөтен төбәкләрендә «Бергәләп чистартабыз!» акциясе үткәреләчәк. Әлеге акциядә Яшел Үзән халкы да катнашмый калмас. Әзерлек эшләре башланган һәм бу эшне «Яшел Үзән шәһәренең төзекләндерү һәм яшелләндерү департаменты» МБУ оештыра.
Көз көне Горький исемендәге мәдәният сарае турысыннан «Дәүләт банкы» тукталышына кадәрге арада газонны да яңартачаклар.
Моннан берничә ел элек хакимият башлыгы булып Геннадий Емельянов эшләгән чакта шәһәрнең Гоголь урамына алмагачлар утыртылган иде. Бер өлешен ваемсыз кешеләрнең бозау хәтле этләре яз көне кимереп бетерсә дә, байтак кына агач тернәкләнеп китте һәм быел әйбәт кенә уңыш бирде. Бала-чага белән беррәттән, өлкән яшьтәге кешеләр дә алмасыннан авыз итте: кемдер кайнатма ясады, икенчеләре, базарга чыгарып сатып, бераз кесәсен калынайтты, кыскасы, уңышны җыеп алып, файдасын күрде. Шул елларда Төзүчеләр проспектында пирамида формасындагы топольләр утыртылган иде. Тирә-юньгә ямь биреп, алары да матур гына булып үсеп килә. Быел көз көне утыртыласы агачлар һәм куаклар да, шәһәрдәшләребезне сөендереп, үсеп китәр дигән ышаныч бар күңелдә.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев