Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Транспорт картасы кемгә бирелә?

Халыкка транспортта хезмәт күрсәтүне яхшырту, транспорт предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, Яшел Үзәндә, шулай ук республиканың Түбән Кама, Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләрендә шәһәр пассажир транспортында йөргән өчен яңача түләү тәртибен кертү турында карар кабул ителгән. ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 18 гыйнварында чыккан 44нче карарына ярашлы рәвештә, «Татарстан Республикасының транспорт...

Халыкка транспортта хезмәт күрсәтүне яхшырту, транспорт предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, Яшел Үзәндә, шулай ук республиканың Түбән Кама, Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләрендә шәһәр пассажир транспортында йөргән өчен яңача түләү тәртибен кертү турында карар кабул ителгән.

ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 18 гыйнварында чыккан 44нче карарына ярашлы рәвештә, «Татарстан Республикасының транспорт картасы» проектын тормышка ашыру буенча чаралар план-графигы расланган һәм үтәлү вакыты, җаваплылар билгеләнгән.
«Транспорт картасы» дигән сүз соңгы вакытта шәһәрдә торган саен ешрак ишетелә башлады. Нәрсә соң ул? Транспорт картасы - электрон бердәм исемле социаль юл йөрү билеты ул. «Социаль» дигән сүз - социаль ярдәм күрсәтү бүлеге һәм пенсия фонды аша билгеле бер ташламалардан файдаланучылар гына транспорт картасын алырга хокуклы дигәнне аңлата.
- Транспорт картасы социаль ташламалардан файдаланучы гражданнарга бирелә, - дип сөйли халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Зөһрә Бурдина. - ТР Министрлар Кабинетының 2004 елның 17 декабрендә чыккан 542нче карарының кушымтасында билгеләнгәнчә, социаль ташламалардан файдаланучыларга гражданнарның шушы категорияләре керә:
- тыл хезмәтчәннәре;
- хезмәт ветераннары;
- реабилитацияләнгән гражданнар;
- сәяси репрессиядән зыян күргәннәр;
- пенсионерлар;
- ятим балалар һәм мәгариф учреждениеләрендә укучы әти-әнисез калган балалар;
-18 яше тулганчы гомуми белем бирү, башлангыч һәм урта профессиональ һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы күп балалы гаилә балалары;
-Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм сугышта катнашучылар;
-Бөек Ватан сугышы һәм сугышта катнашучының тол хатыннары;
-инвалидлар;
-РФ ветераннары.
Яшел Үзән муниципаль районында 49900 кеше ай саен акчалата ярдәм (ЕДВ) ала. Ташламалардан файдаланучыларның һәркайсы транспорт картасы алырга хаклы. Узган еллардагы анализдан күренгәнчә, социаль ташламалардан файдаланучылардан 3500 кеше, транспортта йөрү өчен, социаль юл йөрү билеты сатып ала торган булган. Моңа өстәп, тагын 1500 кеше Казанда транспорт картасын алган, кыскасы, Яшел Үзән муниципаль районда барысы 5 меңгә якын кеше социаль юл йөрү билетыннан файдаланган. Социаль ташламалардан файдаланучыларның кайсыберләре юл йөрү билетын бөтенләй алмаган, икенчеләре аны вакыты-вакыты белән сатып алган. Шуңа карамастан транспорт картасы кертелә һәм ташламалардан файдаланучыларга аны сатып алырга мөмкинлек бирелә.
Халыкка җайлы һәм уңайлы булсын өчен, башкарма комитет транспорт картасын 7 урында (барысы 35 эш урыны) бирүне оештыра. Социаль ташламалардан файдаланучы эшләүче пенсионерлар транспорт картасы алырга беренчеләрдән булып мөрәҗәгать итә ала. Транспорт картасын 10 февральдән бирә башлыйлар. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанциясенең артында да бу хакта мәгълүмат бастырылачак. Бакчага йөрүчеләргә транспорт картасын 15 майдан соң да алырга була. Баштагы чорда, транспортта йөргәндә аңлашылмаучанлык һәм ыгы-зыгы килеп чыкмасын өчен, айлык социаль юл йөрү билетыннан да, шулай ук транспорт картасыннан да файдаланырга рөхсәт ителә.
Транспорт картасын алганда паспорт, ташламага хаклы булуыңны раслаучы документ, пенсия кенәгәсе, салым органында исәпкә басуың турында таныклык - ИННны үзең белән алып барырга кирәк.
Транспорт картасы бушлай оформить ителә һәм бирелә, ләкин транспортта бушлай йөрү мөмкинлеген бирми. Бүген юл йөрү бәясе: өлкәннәр өчен - 342 сум, балалар өчен - 206 сум. Транспорт картасына акча салу өчен ЗМРда терминаллар урнаштырылачак, аңа шулай ук почта бүлекләрендә дә акча салырга мөмкин булачак.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X