ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР премьер-министры постына Алексей Песошин кандидатурасын карауны тәкъдим итте
Исегезгә төшерәбез, Илдар Халиковны премьер-министр вазифасыннан үз теләге белән азат итү турындагы указга 3 апрельдә кул куелган иде.
ТР премьер-министр вазифасы Алексей Песошинга йөкләнде. Илдар Халиков «БИЗНЕС Online»га биргән әңгәмәсендә ни өчен үз теләге белән китүне аңлаткан. Аның сүзләренчә, бу карар күптәннән кабул ителгән булган, ә банк өлкәсендәге кризис тормышка ашырырга кичектереп килгән.
Алексей Песошин 2014 елдан ТР премьер-министрының беренче урынбасары булып эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев