Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тотрыклылык өчен!

«Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» ачык акционерлык җәмгыятендә 28 февральдә булган митингта катнашучылар 4 мартта узачак сайлауда: «Тотрыклылык өчен! Эзлекле сәясәт өчен! Россиянең халыкара аренада зур дәрәҗәсе өчен тавыш бирәбез», - дип чыгыш ясады. Предприятиенең суыткычлар җитештерү цехында узган митингта Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Яшел Үзән муниципаль район...

«Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» ачык акционерлык җәмгыятендә 28 февральдә булган митингта катнашучылар 4 мартта узачак сайлауда: «Тотрыклылык өчен! Эзлекле сәясәт өчен! Россиянең халыкара аренада зур дәрәҗәсе өчен тавыш бирәбез», - дип чыгыш ясады.

Предприятиенең суыткычлар җитештерү цехында узган митингта Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батин, берләшмәнең хезмәт ветераннары, төрле цехларның эшче-хезмәткәрләре катнашты.
Сабыр, түзем, тәрбияле, көчле характерлы. Минтимер Шәймиев, завод эшче-хезмәткәрләренә кыскача гына шулай бәяләмә биреп һәм халкыбызга хас ошбу асыл сыйфатларның буыннан-буынга күчә баруын билгеләп, предприятиедә эшләүчеләрнең көчле рухлы булуына соклануын һәм шуның өчен аларны ихластан яратуын белдерде. Икътисадый яктан авыр елларда да заводны саклап калу, кешеләрне эш белән тәэмин итү өчен күп хезмәт куелуын искә төшерде һәм эшче-хезмәткәрләрнең төп үтенече - оборона заказын алуда булышачагын әйтте. «Мин сайлау агитациясендә катнашмам дигән идем, әмма халыкка үз фикеремне җиткерергә кирәк дип исәпләдем, - дип сөйли ул митингта. - Кайбер кандидатлар пенсияне, хезмәт хакын ике мәртәбә арттырабыз дип сөйли. Шоу бит бу. Халык, иртәгесе көн турында уйлап, төпле, дөрес нәтиҗә ясасын иде. Дөрес, үзгәреш кирәк. Җәмгыять сулышына игътибар итүче кирәк. Үзгәреш булса, предприятиегә оборона заказы да булачак».
Митингта чыгыш ясаган һәр кеше, сайлауда катнашып, үз фикереңне әйтергә, илдә барган мөһим вакыйгага битараф калмаска кирәклеген ассызыклады.
Хезмәттәшләре алдында чыгыш ясаган яшь белгеч Максим Смагин, заводның ветераннар Советы рәисе Равил Сибагатуллин, 15нче цех эшчесе Ольга Потанина, инженер Андрей Скрябин да илдә барган эзлекле сәясәт, иминлек, тотрыклылык өчен тавыш бирергә чакырды.
Муниципаль район башлыгы Сергей Батин, узган елда шәһәрдәге уңай үзгәрешләрне барлап, быел бассейн төзергә керешәчәкләрен хәбәр итте.
- Илебезнең тотрыклылыгы, иртәгесе көн ышанычлы булсын өчен тавыш бирергә кирәк дип, җыелдык без бүген бирегә, - дип сүз башлады предприятиенең генераль директоры Радик Хәсәнов. - Заводта, шәһәрдә, илдә барган уңай үзгәрешләр турында һәркайсыбыз хәбәрдар. Күргәнегезчә, 90нчы еллар ахырыннан башлап республика җитәкчелеге, завод коллективы белән бергә тупланып эшлибез. Көчле конкуренция шартларында предприятиене модернизацияләүгә керештек, әйбәт эш урыннары булдырдык. Предприятиенең уңышлары илдәге икътисадый тотрыклылык белән бергә үрелеп бара.
Предприятиенең узган елда 3,5 миллард сумлык продукция эшләп чыгаруы моңа ачык дәлил. 2012 ел компания тормышында -- яңа этап. Продукция җитештерү күләмен 4,5 миллиард сумга җиткерү планлаштырылган.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X