Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тормышыбыз яме – балаларда (2нче өлеш + видео)

Балаларны көненә 17 тапкыр үбәргә, 10 мәртәбә кочарга кирәк. Бу сүзләр Норлат балалар йортында узган бәйрәмдә, девиз буларак, еш яңгырады. Әйе, гаилә җылысына, әти-әни назына сусаган малай-кызлар өчен бу сүзләр аеруча якын. Кочып, үбеп торучы булганда гына син үзеңне бу дөньяда кемгәдер бик тә кирәкле һәм кадерле булуыңны аңлыйсың.

Кичә илебез Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп узды. Бар игътибар тормышыбыз чәчәкләренә тиң булган йөрәк парәбез, җимеш­ләребезгә бирелде. Чынлап та, сабыйларыбызны яратып, аларга нинди генә матур сүзләр белән эндәшмибез. Бәгырем, алмам, алтыным... Ә арабызда улым, кызым дигән гап-гади сүзләрне ишетергә тилмереп гомер итүчеләр дә юк түгел. Үзләрен бу тормышта кимсетелгән булып, канатсыз кош сыман яшәмәсеннәр дип тырышучы махсус учреждениеләр бар барын. Әнә Норлат балалар йорты гына да күпме ятимне, әти-әни назыннан мәхрүм булганнарны тәрбияләп, олы тормышка әзерләп озатты. Бүген дә биредә хезмәт итүчеләр һәрберсенең балачагы бары шатлыкта узсын дип тырыша. Шунысы да куанычлы, Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр саны кими. Бүген монда 30 малай-кыз яши. Ел саен 15ләп бала гаиләгә урнаштырыла. Тәрбиягә алынган бала кире бу йортка кайтмый, ә ниндидер сәбәпләр аркасында яңа гаиләдә торып китә алмаса, башкасына күчерелә. Андый очраклар сирәк булса да бар икән.
Баш әти - Норлат балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллинны нәкъ менә шулай дип атап йөртәләр.
Ул күңел җылысын һәр сабыйга бирергә тырыша. Ел саен биредә 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан зурлап сабан туе оештырыла. Гади генә Сабантуй түгел, ә монда зур бүләкләр белән һәрдаим ярдәм итеп торучы олы йөрәкле абый-апалар да кайта. Бәйрәмне ачу тантанасында директор аларның һәммәсенә баш иеп, Рәхмәт хатлары тапшырды. Рәхмәт әйтмәслек тә түгел шул. «Тура» технополисы директоры Андрей Мишурный күпләрнең хыя­лы булган велосипедлар алып килгән. Башка эшмәкәрләр дә буш кул белән кайтмаган. Гомумән, бу көнне уенчыклар, киемнәр, татлы ризыклар мулдан иде. Кунак итеп Лаеш, Кайбыч, Буа, Яшел Үзән районнарыннан тәрбиягә бала алган гаиләләр дә чакырылды. Бәйрәмне ачу тантанасыннан соң, барысы да күмәкләшеп, милли бәйрәмебез уеннарында көч сынашырга кереште. Көрәш, аркан тарту, чүлмәк вату һәм башка уеннарда актив катнашып, берсе дә бүләксез калмады. Көрәштә иң беренче малайлар, аннан кызлар бил алышты. Һәм аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә велосипедлар тапшырылды. Бәхетлеләр яңа тимер атларын шундук сынарга да кереште. Балалар йорты ишегалды күңелле шау-шуга күмелде.
Арып-талып уйнаганнан соң, һәркем кыр кухнясында пешкән хашлама, итле карабодай боткасы белән сыйланды, самоварда кайнаган чәй эчте. Урамда пешкән ризыкның тәмен газета битендә генә аңлатып биреп булса икән.
Шушы йортта педагог-оештыручы булып эшләүче, үзенең ике сабые янына 11 малай-кызны сыендыручы Рәйсә Миңнуллина фикеренчә, балалар күпме генә булса да, артык булмый.
- Бер-икене тәрбияләү авыр, ә менә күп булсалар рәхәт. Миннән еш кына барысын да карарга өлгерәсезме, дип сорыйлар. Ничек җитешмисең инде, гаиләңдә 17 яшьлек егет-кызлар булганда. Алар бит бер-берсен карап, ярдәмләшеп үсә, - дип сөйли Рәйсә ханым.
Миңнуллиннар гаиләсенә 11 бала ул әле чик түгел. Тәрбиягә тагын бала алырлар иде, торак мәсьәләсе килеп баса. Бу өлкәдә район башлыгы Александр Тыгин ярдәм күрсәтергә вәгъдә биргән. Йортларына кушып салыначак янкорманың схемасы инде әзер. «Әниебез игелекле, мәрхәмәтле, бала җанлы. Безгә бу гаиләдә бик рәхәт», - ди алар әниләре Рәйсә ханым турында. Ә балалар алдаша белми. Олы йөрәкле булмасалар үз сабыйлары янына чит баланы сыйдыра алырлар идеме соң? Бу көнне мондый гаиләләргә район башкарма комитеты исеменнән социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Лилия Хәлилова Рәхмәт хатлары тапшырды.
Һәр сабый үз бәхете белән туа дисәләр дә, алар язмышы өчен өлкәннәр җаваплы. Һәр бәләкәч бәхетле булырга, гаилә җылысына кинәнеп яшәргә, әти-әни диеп дәшәргә хокуклы.
Алия Гаязова

Илсөя Завилейская фотолары.

Фоторепортажның 1нче өлеше - http://yashel-uzan.ru/the-news/item/11171-norlat-balalar-yortyinda-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев