Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түләнмәгән штрафка тагын 1000 сум өстәлә

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итүенчә, РФ КоАПның 20.25нче маддәсенә 2 августта кертелгән үзгәрешләр хәзер гамәлгә керде, ягъни административ штраф срогында түләнмәсә, аңа яңа санкцияләр каралган. Димәк, әлеге маддәгә ярашлы рәвештә, административ штраф законда каралган срокта түләнмәсә, штраф күләме икеләтә арта, әмма ул 1 мең сумнан ким...

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итүенчә, РФ КоАПның 20.25нче маддәсенә 2 августта кертелгән үзгәрешләр хәзер гамәлгә керде, ягъни административ штраф срогында түләнмәсә, аңа яңа санкцияләр каралган.

Димәк, әлеге маддәгә ярашлы рәвештә, административ штраф законда каралган срокта түләнмәсә, штраф күләме икеләтә арта, әмма ул 1 мең сумнан ким булмаска тиеш, яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест салынырга мөмкин. Шулай итеп, йөз сум штраф вакытында түләнми икән, аңа өстәп мең сум түләргә туры киләчәк. Болардан тыш, әйтелгән үзгәрешләр РФ КоАПның 20.25нче маддәсе буенча суд приставы-башкаручысына беркетмә төзергә дә мөмкинлек бирә.
Исегезгә төшерәбез, РФ КоАПның 20.25нче маддәсенең 1нче өлеше буенча машина йөртүчеләр административ штрафны карар чыгарылганнан соң 41 көн эчендә түләргә тиеш, ягъни ирекле түләү срогы 30 көн белән билгеләнсә, 10 көне обжалование (бу карар белән риза булмыйча шикаять бирү вакыты) өчен бирелә.
Чаралар каты булса да, кайбер хокук бозучылар бу таләпләрне санга сукмый. Шуны билгеләргә кирәк, Яшел Үзән муниципаль районында административ штрафны вакытында түләмәгән өчен 111 материал судка җибәрелгән инде. Шул исәптән 28 штраф түләмәүче кулга алынган, 81енә яңадан штраф салынган.
ЮХИДИ бүлекчәсе хәзер суд приставлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Закон бозучылар буенча төзелгән бердәм база түләмәүчеләрне тиз арада ачыкларга һәм җавапка тартырга мөмкинлек бирә. Штраф түләмәүчеләрне ачыклау буенча бердәм рейдлар үткәрелә.
Казан шәһәренең дәүләт автоинспекциясенең барлык бүлекчәләрендә һәм ЮХИДИның район бүлекчәләрендә штраф түләү өчен терминаллар куелган. Хәзер Татарстан Республикасында Инфоматлар челтәре дә киңәя, алар аша юл кагыйдәсен бозган өчен салынган штрафлар турында белергә һәм штрафларны комиссиясез түләргә була.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250