Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбәдән кар төшерер вакыт

Хәзер түбәләрдән кыш буе җыелган бозлы карның ишелеп төшү куркынычы бик зур. ТР Дәүләт торак инспекциясе нормативлары буенча торак йортлардагы түбәдә кар катламы 30 сантиметрдан артмаска, боз сөңгеләре асылынып тормаска тиеш. Әмма бу норма бар җирдә дә тиешенчә үтәлми. Ел саен диярлек ашыгыч хезмәт күрсәтүчеләр, түбәләрдән кар, боз ишелеп төшеп,...

Хәзер түбәләрдән кыш буе җыелган бозлы карның ишелеп төшү куркынычы бик зур. ТР Дәүләт торак инспекциясе нормативлары буенча торак йортлардагы түбәдә кар катламы 30 сантиметрдан артмаска, боз сөңгеләре асылынып тормаска тиеш. Әмма бу норма бар җирдә дә тиешенчә үтәлми.
Ел саен диярлек ашыгыч хезмәт күрсәтүчеләр, түбәләрдән кар, боз ишелеп төшеп, кешеләрнең имгәнү һәм хәтта үлем очракларын теркәп тора. Яшел Үзәндә андый фаҗигаләрнең булганы булмаса да, кар ишелеп төшү очраклары һәр язда теркәлә. Күптән түгел Әйшә авылындагы бер йорт түбәсеннән кинәт кар ишелеп төшеп, газ торбасына тиеп, аны өйгә тоташкан җирдә ватып чыгара. Бу хакта берләштерелгән коткару хезмәтенә хәбәр килү белән бу урынга янгын сагы һәм газ хезмәте хезмәткәрләре барып җитә. Газ чыккан урын ябылып, анда вакытлыча заглушка куела. Яшәүчеләрнең берсе дә зыян күрми.
Бәхетсезлек очраклары булмасын өчен Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны хезмәткәрләре бөтен яшәүчеләрнең, шулай ук торак-коммуналь оешмаларының, ТСЖ, ЖСК, идарәче компанияләрнең түбәләрне кардан вакытында чистартуларын искәртә.
Резидә Йосыпова,
Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев