Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстаннан дознаватель “Үз һөнәренең остасы” (Лучший по профессии”) Гомумроссия конкурсында җиңде

Россия эчке эшләр министрлыгының иң яхшы башлангыч сорау алучысы (дознавателе) дип Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгының башлангыч сорау үткәрү оешмасы бүлегенең зона контроле бүлекчәсе дознавателе, полиция капитаны Радик Идиятуллин танылды.

Домодедовода узган әлеге конкурста Россия эчке эшләр министрлыгы системасының йөзгә якын региональ этапларда җиңгән сорау алучысы катнашты.

Сынаулар "Махсус әзерлек", "Техник-криминалистик әзерлек", "Медицина буенча әзерлек", "Корал куллану буенча әзерлек", "Хәрби һәм физик әзерлек" дисциплиналары буенча барды. Радик Идиятуллин барлык этапларны да югары дәрәҗәдә һәм яхшы күрсәткечләр белән узды. Ул дүрт юнәлештә: медицина буенча (30 баллдан 30), корал куллану буенча (40 баллдан 38), техник-криминалистика (45 баллдан 41), махсус әзерлек буенча (100 баллдан 91) иң шәбе дип табылды. Үткәрелгән сынаулар нәтиҗәсе буенча, Радик Идиятуллин 229,3 балл җыеп, 1 урынны яулады.

Гомумроссия конкурсы җиңүчеләрен Россия Федерациясе эчке эшләр министрының беренче урынбасары, полиция генерал-полковнигы Александр Горовой котлады.

Мәгълүмат: Полиция капитаны Идиятуллин Радик Илфат улы эчке эшләр бүегендә 2006 елның сентябреннән бирле эшли. Югары белемле (юриспруденция специалисты). Сорау алу хезмәтендә 2011 елдан. Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгының башлангыч сорау үткәрү оешмасы бүлегенең зона контроле бүлекчәсе дознавателе вазифаларын 2013 елдан бирле башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев