Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда 32 градуска кадәр салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 26 һәм 27 гыйнварда явым төшем күзәтелми.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан, һава температурасының 25-32 градуска кадәр төшүе көтелә. Юлларда бозлавык саклана.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 21-26, көнбатыш районнарда - 27-32 градус салкын булачак. Көндез һава температурасы - 16-21 градустан да югары күтәрелми. Республиканың көнчыгыш районнарында - җылырак, үзәк һәм көнбатыш төбәкләрдә салкын булачак.

26 гыйнварда Казанда явым-төшем вәгъдә ителми. Төнлә - 27-32, көндез - 19-22 градус салкын булыр дип фаразланыла.

27 гыйнварга каршы төндә шулай ук явым-төшем көтелми, кайбер районнарда томан төшү ихтималы бар. Һава температурасы 21-26 градус салкын булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев