«Татарстан Республикасында яшәүче картасы»н чит өлкәләрдән килүчеләргә күрсәттеләр
Бүген Яшел Үзәндә Россиянең төрле өлкәләреннән килүче вәкилләргә «Татарстан Республикасында яшәүче картасы»н презентацияләү булды.
Кунакларны картаның транспорт һәм социаль кушымталары белән таныштырдылар, автобусларда һәм шифаханәләрдә аларның ничек эшләвен гамәлдә күрсәттеләр. Бирелгән бик күп сорауларга караганда, Яшәүче картасы бик зур кызыксыну уятты. Алга таба аның хезмәтен камилләштерү турында да сөйләштеләр.
Илсөя Завилейская фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев