Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татар төркемнәре ачылырмы?

Татар булып та, ана телендә сөйләшмәгән, урыслашкан Яшел Үзәндә милли мәгарифне үстерү мәсьәләсе һәрвакыт кискен торды. Мәктәпләрдә, балалар бакчасында татар сыйныфлары, төркемнәре ачу буенча да без республикадан калышабыз.

Татар теленең дәрәҗәсен күтәрү, милли мәгарифне үстерү концепциясе хакында сөйләшергә дип балалар бакчасында һәм мәктәптә татар телен укытучылар түгәрәк өстәл артына җыелды. Мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Роза Сәлахова татар телен һәм әдәбиятен укыту концепциясен карау, тәкъдимнәр кертү һәм министрлыкка тапшырырга кирәклеге хакында җиткерде. Бүгенгә математика, рус теле, тарих, география кебек фәннәрнең концепциясе төзелгән. Һәм аның максаты татар тарихын саклау, җәмгыятьтә телебезнең дәрәҗәсен күтәрү. Концепция биш юнәлештән тора. Монда милли мәгарифтә бердәм дәүләти-иҗтимагый идарә системасын булдыру, туган телдә белем бирүнең эчтәлеген, укыту методика технологияләрен камилләштерү һәм башкалар каралган. Концепция нәтиҗәсендә укучыларда туган телгә, тарихына, халкының мәдәни мирасын үзләштерүдә кызыксыну артырга тиеш. Концепция нигезендә юл картасы төзелгән, гади тел белән әйткәндә - эш планы. Район башлыгы Александр Тыгин һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева юл картасын Мәгариф һәм фән министрлыгында яклап кайтты. Һәм министр Энгель Фәттахов тәкъдимнәрен исәпкә алып, план төзелгән.
- Мөһим юнәлешләрнең берсе сәләтле балалар белән эш алып бару. Алар белән даими, көндәлек шөгыльләнгәндә генә республика буенча уңышларга ирешергә мөмкин. 5нче гимназия, 16нчы мәктәп, 14нче лицей укучылары олимпиадаларда актив катнаша. Безгә милли мәгарифне күтәрү өчен нык тырышырга кирәк. Республика буенча рейтингка күз салсак, 2014 елда 47нче урын, 2015 елда - 38нче, 2016 елда 24нче урынга менгәнбез, - дип сөйли Роза Сәләхова.
Акрынлык белән булса да, өскә үрмәлибез, әмма шатланырга иртәрәк. Балалар бакчасында катнаш никахтан туган сабыйлар арта. Татар мәктәп­ләрендә балалар саны кими. Соңгы ике елда ике мәктәп ябылган. Норлат мәктәбендә ачылган бердәнбер татар классы быел IX сыйныфтан чыгып китәчәк. Яңа уку елыннан I класстан ук татар сыйныфлары ачу министр Энгель Фәттаховның катгый таләбе.
- Белем бирү өлкәсендә беренче баскыч булып балалар бакчасы тора. Чыннан да, татар телен күтәрү, саклап калу, балаларыбызда милли үзаңны тәрбияләү безнең төп максатыбыз. Әлбәттә, бу эшне ата-аналардан башка үтәү кыен булачак, шуңа күрә без төрле чаралар кулланып, аларны бу эшкә җәлеп итәргә тиеш. Ә без, татар теле тәрбиячеләре, үз чиратыбызда күп көч куелган максатыбызга ирешергә тиешбез, - дип сөйли 6нчы балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе Гөлнара Рәхманова.
Балалар бакчаларында татар төркемнәрендә белем бирү буенча да башка районнарга караганда калышабыз шул. Ә балалар бакчаларында татар төркемнәре артмый торып, мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачу авыр. Аеруча Яшел Үзәндә. Мәчеткә йөрүче әти-әниләр дә бәләкәчләрен рус төркеменә бирүне сораганда, нәрсә дип әйтергә инде, йә?! Ни өчен әти-әниләр балаларын татар төркеменә бирергә теләми? Менә монысы иң авыр һәм җитди сорау.
Алия Гаязова
Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев