Быел республикада су басу гадәттәгедән көчлерәк булырга мөмкин. Язның беренче көннәре. Әлегә табигатьтә кыш белән яз тарткалаша. Урамда тамчылар тамса, тиздән ташулар агар чаклар да килеп җитәр. Шуңа да алдан әзерлек чарасын күрү мөһим бурычларның берсе.
Республика буенча кар запасы климатик нормадан югары. Моннан тыш кышның иртә килүе һәм тотрыклы булуы карда су запасы җыелуга китерде. Кар катламы кырларда 25-50 см, ә Идел һәм Зөя елгасында боз калынлыгы 35-37 см, урыны белән 50 смга кадәр тәшкил итә. Әлеге саннарны ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча җитәкчесе Вячеслав Долганов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә җиткерде. Идел-Кама сусаклагычы каскады эшчәнлеген көйләү буенча ведомствоара эшче төркем биргән мәгълүмат буенча, 2017 елгы язгы ташу чорында сусаклагычта күләм иң югары ноктага - 212 куб. км. га җитеп, куркыныч тудырырга мөмкин. Моңа кадәр ташу вакытында 200 куб. километрдан артык - 1966, 1979, 1994 елларда теркәлгән булган. РФ МЧС «Антистихия» мониторинг һәм фаразлау бөтенроссия үзәге фикеренчә, безнең республика югары хәвеф-хәтәр зонасына керә һәм гадәттән тыш су басу күзәтелергә мөмкин.

- Соңгы өч елда язгы ташу чоры Яшел Үзән районы өчен тыныч узды. Тик шулай да аерым бер проблемалар теркәлде. 2016 елда кечкенә елгалар боздан 24-29 мартта арынды. Гөбенә елгасының максималь артуы узган ел 5-13 апрель чорына туры килде. Татар Танаеның берничә бакчасын, каралтыларны су басты, - дип сөйли җитәкче.
Күңелсез хәлләрне булдырмый калу максатыннан, әзерлек эшләрен бүгеннән күрергә кирәк.
Мамадыш-Әкилдә субүлгеч каналларны, Бакырчыда узган елгы хәл кабатланмасын өчен, Укша елгасын чистартып, тирәнәйтергә кирәк.
- Язгы су ташуның бервакытта да бер-берсенә охшаганы юк. Шуңа да барысына әзер булу мөһим. Һәр хуҗалык кар суыннан зыян күрмәс өчен хәстәрен күрергә тиеш, - дип ассызыклады район башлыгы Александр Тыгин.
Әлегә көннәр салкынча торса да, вакыт белән кыш чигенәчәк. Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма ди халык. Елга-күл буйларында сак булсак иде. Сакланганны саклармын дигән Ходай.
Алия Гаязова
Нет комментариев