18 майда тагын бер юл корбаны арткан. Көпә-көндез шәһәрнең Озерная урамында «Лада-Гранта» автомобилен йөртүче 27 яшьлек ир Новостроительная урамыннан Футбольная урамына таба барганда юл тизлеген арттырып җибәргән. Нәтиҗәсе кызганыч тәмамланган: машинасы белән башта уң яктагы баганага, аннан соң шул тизлектән бетон коймага бәрелгән. Машина йөртүче фаҗига чыккан урында ук җан-тәслим...
18 майда тагын бер юл корбаны арткан. Көпә-көндез шәһәрнең Озерная урамында «Лада-Гранта» автомобилен йөртүче 27 яшьлек ир Новостроительная урамыннан Футбольная урамына таба барганда юл тизлеген арттырып җибәргән.
Нәтиҗәсе кызганыч тәмамланган: машинасы белән башта уң яктагы баганага, аннан соң шул тизлектән бетон коймага бәрелгән. Машина йөртүче фаҗига чыккан урында ук җан-тәслим кылган. Пассажиры - 34 яшьлек хатынның, бәхеткә, аягы гына җәрәхәтләнеп калган. Ул, медицина ярдәме сорап, дәваханәгә мөрәҗәгать иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев