Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сугыш ветераны туксан яшен тутырса да, үзен егетләр кебек хис итә

Быел Иван Алексеевич Перепелкин өчен аеруча истәлекле ел булды. Ни әйтсәң дә 90 яшь гел тулып тормый ул! Кемнәр генә котламады сугыш ветеранын - РФ Президенты В.Путин да, ТР Президенты Р.Миңнеханов та, район җитәкчелеге дә. Ә туганнарын, таныш-белешләрне әйткән дә юк!

Ә менә бүген фатирына район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин килеп кергәч, аеруча дулкынланды. Бу туган көн уңаеннан гына түгел, бөтен дөнья бәйрәм иткән иң кадерле бәйрәм Җиңү көне белән котларга килгәннәр бит аны.

Иван Алексеевич сугышка 1944 елда алына. Дзержинск шәһәрендә танк гаскәрләрендә данлы хезмәтен башлый.

- Безне Дзержинскига китерделәр. Йортлар, казармалар юк. Землянка. Шунда учебкада булдым. Ач идек. Фронтовиклар укытты. Ничек булса да фронтка ыргылдык. Өйрәтүләр тәмамлангач, Латвия якларына җибәрделәр. Прибалтика флотына эләктем һәм шунда беренче сугышка кердем, - дип искә ала фронтовик.

Сугышта СУ-76 командиры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Сугыштан соң да 1951 елга кадәр хәрби хезмәттә. "Сугышчан казанышы өчен" һәм "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә.

Ветеран шулкадәр кеше - район җитәкчелеге, социаль хезмәт хезмәткәрләре, журналистлар игътибарында азрак югалып калса да, сер бирмәде: авырулар, картлык чирләре читтә торсын әле! Бүген Җиңү көне бит! Аның шәхси бәйрәме...

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев