Районда спорт - модада. Һәм спортны мода дип әйтү арттыру булмас иде. Чөнки районыбыз авылларында аның белән яшьләр генә түгел, ә өлкәннәр дә, бер-берсенә карап, кызыксына башлады. Татар Танае авылы халкы сәламәт яшәү рәвешен алып бару яклы. Яшьләр күлдә үз көчләре белән ясаган шугалакка йөри. Яздан шугалакны әйләндереп алган корылманы сүтеп куялар да, кыш җиткәч, кабат җыелышып бозны чистарталар. Һәм бу хәл инде ничә еллар шулай кабатлана. Хоккей белән мавыгулары буыннан-буынга күчеп бара. Үз казаннарында гына кайнап ятмыйча, күрше-тирә авыллар белән дә очрашып, көчләрен сыныйлар. Татар Танае өчен ерак булып саналган Олы Ачасыр авылына да дуслык күпере салынган.
- Иң беренче без Олы Ачасырга барып матур уен карадык, анда хуҗалар җиңде. Инде кунакларны үзебездә каршы алгач, беренчелеккә безнең команда чыкты. Монда җиңү яулау иң мөһиме түгел, минемчә. Яшьләребезнең дустанә мөнәсәбәттә булып, сәламәт яшәү рәвеше алып барулары шатландыра. Аннан ара ераклыгы да куркытмаган, олы ачасырлыларның җанатарлары аеруча күп иде, бик күңелле булды, - дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин.
Соңгы елларда, гомумән, авылларга кунакка йөреш китте. Авыллар арасында хоккей матчы дәвам итә. Күгәй, Норлат командалары белән дә көч сынашалар. Кышкы уен белән генә чикләнеп калмыйча, мәктәп спорт залына волейбол уйнарга йөриләр. Ел башыннан дүрт команда - мәктәп укучылары, студентлар, авыл ир-атлары, хатын-кызлар атнасына өч тапкыр волейбол белән шөгыльләнә. Тренерлары - Ирек Зәйнуллин һәм Равил Вафин. Инде үз командалары арасында беренче ярышларын да уздырганнар. Күгештә дә нәкъ шундый ук командалар оештырылган икән. Һәм алар белән Татар Танаенда волейбол ярышы да узган. Кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, хәзер Күгешкә барырга җыеналар. Мондый ярышларда катнашу һәркемнең үз инициативасы, күрше авылларга барырга да техникасын табалар.
Гомумән, биредә һәркем җаны теләгән спорт төренә тартыла. Яшь егетләр хоккей уйнаса, кызлар, киленнәр чаңгыда шуа, ә инде өлкән яшьтәге апалар да, көндәлек эшләре беткәч, таяк тотып, кичен саф һава суларга чыга. «Скандинавия йөреше» дигән спорт төре белән шөгыльләнүчеләр Татар Танаенда да көннән-көн арта икән. Узган ел өч-дүрт кеше генә йөрсә, быел ишәйгәннәр. Алар дөнья хәлләрен сөйләшеп, авыл урамнарының бер генә җирен дә калдырмый йөреп чыга.
- Кышкы кичтә саф һавада йөреп, сәламәтлегеңне ныгытып кайту үзе ни тора?! Урамда йөргәч, йокы да тирән, тәннәр дә сәламәт була, күңелләр рәхәтләнеп, җиңеләеп кала, - дип сөйли Әминә апа Сөнгатуллина.
Кичен эшләр тәмам булгач, күпләр диванга кырын ятып, телевизор карап, компьютер каршында утырып вакытын үткәрсә, ә инде өлкән яшьтәге апа- әбиләр буш вакытларын саф һавада файда белән уздыруларына сөенеп туя алмый. Иртәгәсен дә очрашыйк дип, тыныч йокылар теләп, өйләренә таралышалар. Афәрин, Танай апа- әбиләре! Башкаларны да үз артыгыздан ияртегез дип кенә әйтергә кала.
Менә шулай, Татар Танае халкының спорт белән җенләнүен күреп, сөенеп кайттык әле. Ялларыбызны кышын тимераякта, чаңгыда уздырсак, язга чыккач авыл кешесенең икенче төрле мәшәкатьләре башлана. Хәер анысы да спорттан ким түгел. Кышның соңгы ае бара, рәхәтләнеп чана-чаңгы шуып калыйк, дуслар.
Алия Гаязова
Нет комментариев