Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Шәһәребез сугыштан соңгы елларда

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, бөтен җирдәге кебек үк, шәһәребездә дә тыныч тормышка күчү башлана. Кеше хәзер яхшы якка үзгәрешләргә өметләнеп яши. Сәнәгать предприятиеләрендә эш көне беркадәр кыскара. Яңадан ялга китү мөмкинлекләре туа. Бөтен республика хәрәкәткә килгәндәй була. Казан, Яшел Үзән тимер юл вокзалларына халык агыла да агыла. Сугыш чорында шәһәребездә...

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, бөтен җирдәге кебек үк, шәһәребездә дә тыныч тормышка күчү башлана. Кеше хәзер яхшы якка үзгәрешләргә өметләнеп яши. Сәнәгать предприятиеләрендә эш көне беркадәр кыскара. Яңадан ялга китү мөмкинлекләре туа. Бөтен республика хәрәкәткә килгәндәй була. Казан, Яшел Үзән тимер юл вокзалларына халык агыла да агыла. Сугыш чорында шәһәребездә һәм республикабызда сыену тапкан меңләгән хатын-кызлар, балалар туган якларына ашыгалар; яу кырыннан беренчеләрдән булып иң өлкән 53 яшьлек солдатлар, укытучылар 1945 елның августында ук демобилизацияләнә башлый.
Әмма үткән сугыш үзен бик нык сиздерә: шәһәребездә сугыш инвалидлары күбәя, авылларда таза, өлкән ирләр сирәк күренешкә әйләнә.
Мәктәпләр, мәдәният учаклары шактый тузган була, аларга ремонт таләп ителә. Бу чорда авылның җитештерү куәтен яңадан аякка бастыру иң авыр бурыч була. 1946 елдагы коточкыч корылык авыл өчен чын бер фаҗигагә әйләнә. Уңыш, сугыш елларына караганда, ике тапкыр кимрәк алына. Тыныч тормышта ачтан үлүчеләр саны көннән-көн арта. Шәһәр халкының төп өлеше берничә гаиләле коммуналь фатирларда, баракларда яши. Аларда көнкүреш уңайлыклары юк диярлек була. Ерак араларга да халык җәяүләп чыгып китә. Транспорт юк дәрәҗәсендә, юллар ташландык хәлдә була. Әмма әкренләп тормыш җайга салына башлый.
1945 елның сентябрендә 1нче мәктәптә кичке мәктәп ачыла. Физика һәм чит (немец) теленнән башка, мәктәп квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителә.
Халыкка хезмәт күрсәтү уңай якка үзгәрә. Яшел Үзән шәһәр Советы үтенече буенча Татарстан АССР Министрлар Советы шәһәребездә транспорт-эксплуатацион конторасын ача. 1957 елдан башлап шәһәрдә автобуслар иртәнге 6дан кичке 22 сәгатькә кадәр йөри башлый, юллар төзелә. Транспорт уртача бер көнгә 500 кеше йөртә.
1952 елда Комсомольская урамында икмәк кибете ачыла, аяк киемнәре тегү эше җайга салына.
Халкыбызның яшәү, тормыш шартлары акрынлап уңай якка үзгәрә: кибетләрдә шикәр, маргарин сату сизелерлек арта; шәһәребездәге шәхси хуҗалыклар 300 велосипед, 30 мотоцикл, 6 «Москвич» сатып алалар.
Халык оешкан төстә демонстрацияләрдә, Сабан туйларында катнаша. Кешеләрнең активлыгы арта, күңел күтәрелә.
1950-1951 уку елы алдыннан 3,4,5,10нчы мәктәпләрдә агымдагы ремонт эшләре уңышлы үтә. Ягу сезоны өчен 1800 тонна торф кулланыла. Аның 1300 тоннасы уку башланганчы ук ташып куела, шулай ук 200 кубометр утын әзерләнә. Әмма мәгариф системасында шактый гына проблемалар кала бирә әле.
Әхәт Садриев,
туган якны өйрәнүче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев