Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ШӘҺӘРЕБЕЗ ЧИСТАРА, МАТУРАЯ

Яз кояшы көннән-көн ныграк җылыта. Урамнарда хәзер яшел чирәм дә күтәрелеп килә инде. Шуңа ярашлы язгы чистарыну, әйләнә-тирәне кышкы пычрактан, чүп-чардан арындыру эшләре тулы көченә дәвам итә. Узган шимбәдә чистарыну һәм төзекләндерү ике айлыгының чираттагы өмәсе булып, анда 25 меңнән артык кеше катнашты. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин сүзләренә...

Яз кояшы көннән-көн ныграк җылыта. Урамнарда хәзер яшел чирәм дә күтәрелеп килә инде. Шуңа ярашлы язгы чистарыну, әйләнә-тирәне кышкы пычрактан, чүп-чардан арындыру эшләре тулы көченә дәвам итә.

Узган шимбәдә чистарыну һәм төзекләндерү ике айлыгының чираттагы өмәсе булып, анда 25 меңнән артык кеше катнашты.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин сүзләренә караганда, шимбә көнне чүп-чарны илтеп түгәргә 7 берәмлек техника бүлеп бирелгән. ПОЗиС, ПФМК, Горький исемендәге завод, икмәк комбинаты, ЗПТС кебек предприятиеләр өстәмә техника да бүлеп биргән әле. Бу көнгә полигонга 90 кубометр чүп-чар илтеп түгелгән инде. Бу чарага мәгариф, мәдәният идарәләре, «Водоканал» предприятиесе, «Торак комплексы» УК» ширкәте аеруча зур җаваплылык белән караган. Шулай ук үзәк район дәваханәсен дә аерып күрсәтергә кирәк. Шимбә өмәсендә РУЭС, почта, ЗФЗ, янгын сагы, ЗПКБ да һәрвакыттагыча актив катнаша. Янгын сагы хезмәте тагын да тырышыбрак эшләгән: «Өмет» күле янын чүп-чардан арындырган. Әмма эчке эшләр бүлеге, йөк АТПсы, прокуратура, ЭРА, төзелеш оешмалары янындагы территорияләр җыештырылмыйча калган.
Хәзер предприятиеләргә беркетелгән территорияләр яннарының чисталыгын тикшерү буенча рейдлар уздырылып, бу эшкә битараф калучы җитәкчеләргә административ чара күреләчәк.
Ике айлык кысасында шәһәрдә 4 чәршәмбе һәм 2 шимбә өмәсе булып, тагын 5 чәршәмбе һәм 2 шимбәсе өмәсе уздыру күздә тотыла.
Өмәләрдә шулай актив катнашсак, шәһәребез тагын да матурланыр, яшәрер, күңелләребез күтәрелер, теләсә кая чүп-чар ыргытучылар да күзгә күренеп кимер иде.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X