Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәһәр башкарма комитеты кайбер вәкаләтләрен тапшыра

Узган атнада Яшел Үзән шәһәр Советының ХХII сессиясе булып үтте. Сессия эшендә шәһәрнең мактаулы граҗданнары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. Сессиядә чыгарылган төп мәсьәлә - Яшел Үзән шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе И.Штинның хисабы булгандыр, мөгаен. 2012 елда шәһәрнең барлык структуралары планга ярашлы рәвештә эшләрен дәвам итте. Урамнарны төзекләндерү, тәртип саклау, юлларны ремонтлау...

Узган атнада Яшел Үзән шәһәр Советының ХХII сессиясе булып үтте. Сессия эшендә шәһәрнең мактаулы граҗданнары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.
Сессиядә чыгарылган төп мәсьәлә - Яшел Үзән шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе И.Штинның хисабы булгандыр, мөгаен.
2012 елда шәһәрнең барлык структуралары планга ярашлы рәвештә эшләрен дәвам итте. Урамнарны төзекләндерү, тәртип саклау, юлларны ремонтлау - барысын да эзлекле рәвештә вакытында башкарырга тырыштылар. Шактый күләмдә юллар төзекләндерелде, ишегалларында балалар мәйданчыклары булдырылды, иң төзек ишегалларында бәйрәмнәр үтте. Шулай да проблемаларда җитәрлек. Бигрәк тә ишегалларында калдырылган машиналар бүген шәһәрдә эшләүче хезмәткәрләрнең үзәгенә үтә. Янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәм машиналары вакытында килеп җитә алмый, ишегалларын карлардан чистартып булмый. Тәрәзә төбендә иртәдән үк машина эшләтүчеләр газ белән аскы катларда яшәүчеләрне агулый.
Район башкарма комитеты җитәкчесе А.Тыгин да машиналарның болай тәртипсез урнашуы афәткә әйләнә бара дип белдерде. Машина тукталышлары шәһәрдә аз түгел, булганнары да яртылаш кына тулган. Шулай да тагын машина тукталышлары ясарга кирәк дигән фикер әйтелде. Ишегалларында, газоннарда тукталучы машина хуҗаларына шактый зур күләмдә штрафлар каралган, димәк, җәй көне шәһәр казнасын калынайтырга тагын бер мөмкинлек ачыла дигән сүз.
Сессиядә шулай ук тагын бер фикер - шәһәр һәм район башкарма комитетлары кайбер вәкаләтләрен берләштерү турында да сүз булды. 2015 елга бәлки әле район башкарма комитеты шәһәр башкарма комитеты башкарган кайбер хезмәтләрне дә үз эченә алыр. Депутатлар бу сорауларны бик төптән өйрәнергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде.
Шулай ук депутатлар Яшел Үзән шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Хәмитов тәкъдиме белән «Яшел Үзән шәһәре» муниципаль берәмлеге архитектура һәм шәһәр төзелеше, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы, транспорт өлкәсендә халыкка хезмәт күрсәтү, сату, көнкүреш хезмәте, элемтә, җәмәгать туклануы хезмәтләренең кайбер вәкаләтләрен Яшел Үзән муниципаль районы муниципаль берәмлегенә тапшыру турында карарлар кабул итте.
Шулай ук вакыты чыгып килү сәбәпле, Яшел Үзән шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенә конкурс игълан итте.
И.Илгиз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X